Логотип Идель
Саннар

НОЯБРЬ 2021

10 ноября 2021 НОЯБРЬ 2021

Ноябрь аенда безнең сиңа сөйлисе темалар, бәхәсләшәсе мәьсәләләр шулкадәр күр, белсәң! Шуларның иң кызыклыларын журналның ноябрь санына урнаштырдык.

Тышлыктан сиңа, кулларыңа чәчәкләр тоткан, үзе уңган, үзе сөйкемле Альбина Хәбибуллина каршы ала. Аның кызыксынулары, президент булса, ниләр үзгәртергә теләве турында Альбина белән әңгәмәдә укый аласың.

Журналның беренче битләреннән үк сине көз һәм кыш айларына киенү трендлары турында язма каршы ала. Тренд булса да, киемнәр җылы һәм уңайлы булырга тиеш, аларын да исәптә тоттык.

Шәхес сәхифәсендә сине, шулай ук, «Шаян ТВ» каналы алып баручысы Зилә Хәбибуллина, 1 миллионнан артык язылучысы булган тиктокер Рәзил, кадет мәктәбенең серләрен ачучы Арча егете Вәлиев Ильяс һәм СММ өлкәсендә шактый тәҗрибә туплаган Эдгар Мавлиеев турында язмалар көтә.

Сүз уңаеннан, син Пушкин картасын кулланып карадыңмы әле? Ул карта әйләнешкә кергәнгә инде ике айдан артык вакыт узган, билгеле бер нәтиҗәләр дә ясый башларга вакыттыр. Төрле театрлар администрациясе, яшүсмерләрдән бу турыда сораштыру оештырдык.

Моргенштерн турында ишетмәгән-белмәгән кеше калмагандыр да инде, бу шәхес үзенең популярлык дәрәҗәсен саклый белә. Ноябрь санында аның популярлык серләре турында сөйләшербез.

Шулай ук, бу санда быелгы Нобель премиясе нәтиҗәләре, Казанда эшләп килүче «Circle» аңлы яшьләр клубы, «Ихлас» инклюзив балалар театры студиясе турында язмалар да бар. Вокал һәм хор укытучысы Альбина Маликовадан белән исә җырчы булуның серләре турында белешербез.

Соң булса да, уң булсын дигәндәй, серле һәм куркыныч Хеллоуин бәйрәменә дә тукталмый кала алмадык. Оялчан алма сәхифәсендә бертуганнар арасында мөнсәбәтләр темасын күтәрәбез.

Әлбәттә, әлбәттә, без бу сериал турында язмый кала алмадык! Сүз «Кальмар уены» турында. Ни өчен бу сериал шулкдаәр попуярлык казанды соң? Белербез!

Шулай ук, «Нур» телестудиясе балаларының ничек «Орлёнок» лагерена килеп эләгүләре, студентның көндәлегеннән кечкенә өземтәләре белән дә бүлешербез, кызыклы булачак!

Ә «Ялкын» журналының тарихына сәяхәт турында язманы десертка калдырдык, синең әти-әниләрең, ә, бәлки, әби-бабайларың да хәтерләгән «Ялкын» турында ул язма, бергәләп укыгыз.

Иҗат сәхифәсенең беренче битләрен исә яраткан язучыбыз, балаларның якын дусты булган Шәүкәт Галиевның тууына 92 ел һәм Ләбиб Леронга 60 яшь тулуга багышладык. Шулай ук сине Алисә Фәрдиева белән Алия Мөхәткәримова иҗаты һәм Ильяс Фархуллин шигырьләре көтә.

Укып чыккач, үз фикерләреңне безнең почтага яки инстаграмга юлларга онытма, көтәбез!