Логотип Идель
Саннар

МАЙ 2021

11 мая 2021 МАЙ 2021

Сәлам! Ниһаять, май! Җылы, чәчәкле, кояшлы көннәргә аяк бастык. «Ялкын» журналының май саны да безне сөендерергә ашыга.

Бу сан – гади түгел. Тәмле сан ул! Тышлыкны галәмне хәтерләткән торт һәм аны  пешергән кыз Алисә Шаһбанова бизи. Алисәнең уңыш сере, кондитерлыкка килү тарихы белән безне Зилә Сабитова таныштыра.

Америка фильмнарын караганда кайсы гына яшүсмер «Эх, шунда яшәргә иде!» дип хыялланмый икән? Ә менә Әтнә егете Илназ Шәйдуллин алай дип уйлап кына калмаган! Хәзер ул океан аръягында яши һәм хыялларның, һичшиксез, чынга ашачагына ышана. Илназның Америкадагы тормышы хакында Рәзилә Газизова сөйли.

«Кызыклы фән» сәхифәсендә Айдар Шәйхин молекуляр кухня серләрен ача. «Ризык әзерләгәндә кулланыла торган ингредиентларны продукт буларак түгел, ә молекулалар кушылмасы буларак карарга кирәк. Бу очракта ашарга пешерү бөтенләй башка процесска, чын мәгънәсендә лаборатор эшкә әверелә», – дип яза автор. Молекуляр кухняда катлаулы рецептлар да, өйдә әзерләп була торганнары да бар. Айдар исә әфлисуннан спагеттины өй шартларында әзерләп карарга тәкъдим итә.

Әлеге арифметика төре баш миенең ике  ярымшарын да бер төрле дәрәҗәдә эшләтергә мөмкинлек бирә. Шулай ук инсульт булу куркынычын да киметә. Аның белән шөгыльләнүнең иң кулай чоры – мәктәпкә кадәрге вакыт. Сүз нәрсә турында барганын аңладыгызмы? Әйе, бу – менталь арифметика. Тиз исәпләү «җене кагылганнар» белән танышасың, менталь арифметиканың килеп чыгышы, тискәре һәм уңай яклары хакында беләсең килсә, Алсу Касыймова язмасын укы.

«Бабамның 16 яшьлек апасы Зөбәрҗәт тракторчы булып эшли. Кыш көннәрендә техниканы ремонтлау белән шөгыльләнергә кирәк. Карга күмелгән тракторларны чистарту үзе ни тора! Тракторчы кызлар аларны казып чыгарганнар, бозлы металлда кулларын яндыра-яндыра, тәннәренең кисәкләрен калдыра-калдыра, тракторны зәмһәрир суыкларда да сүткәннәр...» дип яза Ралинә Хәбирова гаиләсенең сугыш турындагы хатирәләрен барлап. Җиңүнең 76 язын каршылаган көннәрдә укучы кыз хәзерге буын яшьләре сугыш чоры балаларын аңламаулары, тормышның кадерен беләүләре хакында уйлана һәм сугыш михнәтләре күреп үскән әби-бабаларының язмышы хакында сөйли. 

Май саны тәмле язмаларга бик бай. Укы, белем һәм илһам җый. Дусларың белән дә бүлеш ;-)