Логотип Идель
Саннар

МАРТ 2018

22 марта 2018 МАРТ 2018

Март – язның беренче ае булса да, кыш үз позициясен бирергә теләми бер дә. Инстаграм, ВКонтакте ленталары карлы яз фотолары белән шактыйдан «куандыра» инде. Язны «Кил инде», – дип тә, җиңелчә, юка киемнәргә күчеп тә чакырып карадык, тик нәтиҗәсе күренми. Ярар соң, кыш белән яз мөнәсәбәтләрен үзләре хәл итсеннәр. Иң мөһиме – күңелләребедә яз булсын. Ә «Ялкын» яз кәефе булдыруда ярдәм итәргә гел әзер. Журналның бу санында сине телевидение йолдызы, яшь артист Мәликә-Ханбикә белән очрашу көтә. «Тукта-тукта, мондый исем буламени?!» дигән сорау туса, тизрәк журналыбызның «Тышлыкта кем?» рубрикасын ачып кара. Барлык серләр дә шунда ачылыр. Кызлар, ниһаять, безне кечкенәдән үзәгебезгә үткән 90х60х90 стандартлары турында онытырга була! Ни өченме?! Чөнки матурлык дөньясында кечкенә генә революция булган икән. Хәзер матурлык стандартлары бөтенләй башка. Һәм, иң мөһиме, бу стандартларны без – кызлар түгел, ә егетләр билгеләгән! Тизрәк, тизрәк, ашык бу язманы укырга. Исеме дә, җисеме дә кызыклы «Брежнев кашлы кызны сагынам...» язмасы һәркем өчен кызыклы булачак. 8нче март бәйрәме күптән узса да, бәйрәм рухы әле дә саклана. Урамда ара-тирә булса да чәчәк бәйләмнәре тоткан егетләр очраштыргалый. Кызларга чәчәк бүләк итү өчен сәбәп кирәкми бит. Килешәсездер?! Ә менә киелгән сапоги, туңдырма бүләк итү өчен нинди сәбәп һәм батырлык булырга тиеш икән?! Бу сорауга Илгиз Шәкүров җавап тапкан. Вайнер, инстаблогерлар арткан мәлдә үз юлыңны, фишкаңны табу бик авырдыр ул. Үзебез блогер булып карамасак та, шулай дип фаразлыйбыз. Бу фикер белән героебыз Айдар Вәгыйзов та килешә. 18 меңнән артык язылучысы булган кавермейкер белән әңгәмәне укып карагыз әле. Сезгә ошарга тиеш. Кызлар, кызлар! Сезгә аерым мөрәҗәгать: Айдарның йөрәгендә мәхәббәткә урын бар икән. «Ялкын» укучы кызлар белән танышуга шат булыр идем», – ди үзе дә. Телефон номерын да бирә алабыз, кирәксә!;) Журналны укып чыксаң, Татарстан егетләре берсеннән-берсе уңган-булган икән, дигән нәтиҗәгә киләчәксең. Иманыбыз камил. Журналыбыз битләрендә сине Арча егете Фазыл белән таныштырырга булдык әле. Кечкенәдән әкият урынына тарих тыңлап үскән малайлар үскәч кем була икән? Кара, сөйләгән сүзем күп булса да, журналның беренче бүлегенә генә күзәтү ясаганмын икән бит. Сөйли башласаң, «Ялкын»ның бөтен эчтәлеген сөйләп бетерә алам. Тик алай итәргә ярамас. Аннары кызыгы да калмас тагын. Кыскача санап кына китәм. Сине бу санда «Укытучыма ачык хат», «Үзебезчә милли уеннар», «Религио...нәрсә?», «Яшьлек алтын булып балкыды», «Идеаль укытучы буласы килә», «Тутый кош хәбәре», «Татар телен ничәлегә беләсең?», «Акча – иң яхшы бүләк?!», «Социаль челтәрләр һәм ислам», «11гә каласыңмы?» кебек кызыклы язмалар көтә. Булды, булды. Спойлер башка булмый. Бу урында туктыйм. Ә син, дустым, тизрәк «Ялкын» журналын укы һәм бу айның иң яхшы язмасын билгеләүдә катнаш. Сәлам белән, дустың Чаткы Ялкынлы Пе.Си. Түбәндәге сораштыруда катнаш. Кабаттан айның иң шәп авторын билгелик! Авторларыбызны бүләклисе килә бит! ДУСТЫМ: иң ошаган ӨЧ язма өчен тавыш бирә аласың.  [poll id="7"]