Логотип Идель
Саннар

ИЮНЬ 2018

13 июня 2018 ИЮНЬ 2018

Күптән түгел интернет киңлекләрендә бер русча мәзәккә юлыктым әле: “Говорят: раньше летом даже купались”. Тапталган темага язылса да, көлке булды. Чыннан да, бу җәй бөтен кешелекне аптырашты калдыра. Мәсәлән, 10нчы июнь көнне боз (!) яуды! Гаҗәеп бит бу! Урамдагы һава торышы гына түгел, “Ялкын” журналы да гаҗәпләндерә белә. Ничек дисеңме? Әгәр дә башыңда мондый сорау туган икән, димәк, син “Ялкын”ның июнь санын әле укымагансың. Ашык! Почта тартмаңны кара әле, бәлки почтальон апа ялларга кадәр үк сиңа журналны калдырып киткәндер. Әгәр журналны өеңә яздыртып алмасаң (ә мин алай түгелдер дип ышанып калам), гәҗит-журнал сатыла торган киоскка яки почта бүлекчәсенә ашык. Әлегә исә сер итеп кенә журналның июнь саны белән таныштыра торам. Бу айда сине “Ялкын”ның тышлыгы ук үзенә җәлеп итәчәк. Беренчедән, кызлар, анда шундый акыллы һәм сөйкемле егет төшкән. Икенчедән исә, Данисның (тышлыктагы егетнең исеме шулай) сүзләре бераз гына шок ясарга мөмкин. Чын әйтәбез, 4-5нче битләрдә урын алган “Тышлыкта кем?” рубрикасы күпләрнең күңеленә хуш килергә тиеш. Шәхсән миңа, Данис белән әңгәмә дә, Данис үзе дә бик ошады. Төпле дус булырга охшап тора! Бу сан укучылар язмасының күплеге белән дә гаҗәпләндерәчәк. Соңгы айда редакция почтасы сезнең хатлардан “ташып” торды. Кемдер җиңү яулаган, кемнеңдер яңа танышлары барлыкка килгән, кемдер мәктәп белән саубуллашкан һәм “просто” укытучысына рәхмәт әйтергә теләгән. Кыскасы, без бер генә хатны да игътибарсыз калдырмыйбыз. Бөтенесен укыдык һәм иң шәпләрен журналыбыз битләренә чыгардык. Шундыйлардан сине Алинә Кадриеваның “Император һәм юл тамгалары”, Алсу Гыйльманованың “Татар теле – безнең кулларда”, Дарина Костроминаның “Татар югалмас”, Айназ Сөләйманованың “Күңеленә сандугач ияләшкән” Алия Гафурованың “Еракларга даны таралган мәдрәсә шәкертләре”, Алинә Зиннәтуллинаның “Игелекле кеше – изге кеше”, Фәридә Әхмәтованың “Фәндә тәүге адымнарым җиңү китерде”, Гөлназ Зәкиеваның “Һөнәрле үлмәс” дигән язмалары көтә. Балалар редколлегиясе вәкилләре һәм язучы укучыларыбызның саны арту шәхсән мине бик куандыра! Барыгызны бергә җыеп бәйрәм ясыйсы килә хәтта! ??? Ярар, журнал белән таныштырып бетерим әле. Инде гореф-гадәткә әйләнгән төрле халыкларның әкиятләре һәм дөнья әдәбияты белән таныштыруны дәвам итәбез. Бу санда “Ике кода” – чех халык әкияте. Шәп язма! Мәктәп дәреслекләренә кермәгән язучы һәм шагыйрьләргә багышланган “Әдәби тәнәфес” рубрикасын да кабат бирергә булдык. 9 Май бәйрәме узса да, без Җиңү көне һәм бабаларыбызның батырлыклары турында онытмыйбыз. Сез дә онытмыйсыз икән. Мәсәлән, Балтач районы кызы Лилия Шәмсетдинова сугышта вафат булган туганы Фатих абыйга атап ачык хат язган. Бер хатта никадәр сагыш, хәсрәт, ачы язмыш истәлекләр һәм, шул ук вакытта, шатлык нурлары һәм рәхмәтле була белү сәләте. Кыскасы, бу язманы һичшиксез һәркайсыбызга укырга кирәк. “Ялкын”ның июнь санында Г.Камал театры артистларыннан киңәшләр, “Сәләт” дөньясы белән танышу, традицион “Дин” һәм “Ачык сандык” сәхифәләре, “Гаҗәеп Кытай” турында язмалары белән дә истә калачак. Шәхсән миңа “Колумбайн”, “Зәңгәр кит”, Фарфор курчак” язмасы көчле тәэсир итте. Ул мәкаләне әти-әниеңә күрсәтерсең әле, яме? Журналыбызның бу саны футбол яратучыларга бонус-бүләк ясады һәм футбол календаре төзеп бирде. 24-25нче битләрне ачып кара. Ой, сөйли сөйли “Ялкын”ның ярты серен ачып бетергәнмен икән. Шушы урында туктыйм. Бәлки син дә “Ялкын”лы булгансыңдыр инде?! Журналны укып чыккач, нәрсә ошавы-ошамавы турында безгә язсаң тагын да шәп була. Сәлам белән, дустың Чаткы Ялкынлы Май аеның иң яхшы язмасын да билгеләр вакыт җитте. Бу юлы укучыларыбыз ике язманы аеруча ошаткан. Шуңа күрә тавыш бирүдә берьюлы ике авторыбыз җиңү яулады: Аяз Әһлиуллинның "Мәктәп белән биедек!" һәм Әлфинур Әхмәтшинаның "Ураза турында" язмалары 400дән артык тавыш җыйды.  Котлыйбыз сезне, Аяз һәм Әлфинур! Диплом һәм истәлек бүләкләре – редакциядә! Кунакка көтеп калабыз! Дустым, “Ялкын”ның яңа санын укып чык һәм безгә айның иң яхшы язмасын билгеләргә булыш. Авторларыбызны бүләкләр көтә! [poll id="10"]