Логотип Идель
Саннар

ИЮЛЬ 2017

11 июля 2017 ИЮЛЬ 2017

Күптән түгел интернет челтәрендә “Зиму перезимовали, и лето перезимуем”, - дип шаярта башладылар. Дөрестән дә, табигать җылы көннәре белән бер дә куандырмый. Йә яңгыр, йә бөтенләй боз ява. Җәйге каникулларны ничек күңелле итеп уздырырга соң дип баш ватасыңмы? Без җавабын беләбез. “Ялкын” журналының июль санын укы! Шулай ук «Ялкын» белән бергә син Татарстаннан читтә яшәп, татар телен саклауга һәм үстерүгә үз өлешен кертә торган, сандугачтай матур тавышлы гүзәл кызыбыз Эльвира Деникаева белән таныша аласың. «Ялкын» журналы үзенең «Лидерлык мәктәбе» сәхифәсен дәвам итә һәм бу санда сине Татарстан Республикасы Хатын-кызлар җәмгыяте рәисе, «Ялкын» журналының редколлегия әгъзасы Кадрия Рәис кызы Идрисова белән бик кызыклы әңгәмә көтә. Һәр сан саен чыгып килә торган «Дин дәресләре», «Кызыклы фән», «МедЛайфХак» рубрикалары да укучыларны куандыруын дәвам итә. «Кайсы уку йортын сайларга?», « Япониягә – җәяү!», «Укы, Раббыңның исеме белән укы!» язмалары да бөтен кешенең күңеленә хуш киләчәк. Кыскасы, «Ялкын» белән бергә булсаң, һич үкенмәссең!