Логотип Идель
Саннар

ДЕКАБРЬ 2018

24 декабря 2018 ДЕКАБРЬ 2018

Бөтен җиһан 2019ны көтеп, Яңа ел бәйрәменә әзерләнгән арада, «Ялкын» журналы редакциясе кайнар чәй эчә-эчә журналның декабрь санын укый. Ни булды? Нишләп аптырыйсыз? Әллә журналистлар чәй эчми, журналны укымый дип уйлый идегезме? Һәр сан чыккан саен җыелышып журналны актарып утырырга, хаталарга эзләргә (бигрәк тә ул хаталарны тапмаска) яратабыз без. Бер-беребезнең язмаларыбызны бәялибез, киңәшләр бирәбез һәм яңа килгән яшь авторларны гаиләбезгә кабул итәбез. Авторларыбызның саны 20нең теге ягына чыкты бугай инде, Аллаһка шөкер. Ярый, гел үзебез турында гына сөйләп утырып булмас, декабрь саны турында да сөйләшеп алыйк әле. Шулай итеп, сезне «Ялкын»ның бу санында менә мондыйрак язмалар көтә: «Мин нәселем белән чиксез горурланам». Мондый исемле хат алгач, башта бик аптыраган идек, тик Назлыгөлнең ни өчен шулай язуын бик тиз аңладык. Назлыгөлнең гаиләсендә бөтен кешеләр дә – укытучылар! Ышанмыйсызмы? Алайса, язманы тизрәк укып чыгыгыз. Соңгы ике айда ялкынланып яши торган тагын бер туташ барлыкка килде бит әле. Исеме – Динә Нәҗметдинова. Арча кызы Динә үзе кебек сәләтле һәм үзенчәлекле кешеләр белән таныштыра безне (сезне дә). Бу санда, мәсәлән, «Радик та, Альберт та түгел – Рәнис!» дигән язмасын укый аласыз. Динәнең иптәше Талия дә яңарак кына килеп кушылды безгә. Ләкин нинди язма белән килеп керде бит, ух! Талия Туапседа «Ялкын» журналын эзләп тапкан һәм журнал битләре аша бөтен Россиядән җыелган балаларга татар телен өйрәткән! Менә шул хакта язды да инде ул безгә. 14нче битне ачып карагыз әле. Сезгә дә бик кызыклы булыр. Журналны күргән булсагыз, «Тышлыкта кем икән?» дигән сорауны биреп өлгергәнсездер инде. Соравыгызга җавап 4-5нче битләрдә ярылып ята. (Монда бәлки яшеренгән дип әйтергә кирәк булгандыр инде, тик җавап, дөрестән дә, ярылып ята) Казан кызы Алия нәрсәсе белән үзенчәлекле соң? Язманы укыгач белесез. Бу санны үзенчәлекле шәхесләргә багышларга булдык бит әле без. Алда искә алынган язмалардан аңлагансыздыр инде. Шундый үзенчәлекле кешеләрнең тагын берсе – Эльвира Фәсхетдинова. «Тынлыкта яшәүче кыз» дип атала аның турындагы язма. Тумыштан колаклары ишетми торган туташның тормышы һәм уңышлары турында укыгыз әле. Үкенмәссез. Җитди булмаган нәрсәләр турында җитди язма әзерләп буламы? Була, әлбәттә. Серен күптәнге авторыбыз – Рүзәл Шәриповтан белешә аласыз. Смайллар куллану һәм аның зарары (!) турында язган. Серне төгәл белә ул! Журнал битләрендә must have булган рубрикалар яшәп килә. «Замана һөнәрләре», мәсәлән шундыйлардан. Гадәттә, мондый язмаларны профессиональ журналистлар әзерли. Ә менә декабрь санында бу рубриканы Айназ Сөләйманова үз кулына алды. Нәтиҗәсе – сокландырырлык. Бер ел дигәндә, Айназ профессиональ дәрәҗәдә язмалар эшләргә өйрәнеп беткән икән бит! Афәрин! Мust have рубрикаларының икенчесе – «Дин». Аны, гадәттә, Әлфинур Әхмәтшина дигән яшь автор алып бара. Тик бу санда Әлфинур үзен бөтенләй башка яктан – бүтән язма аша күрсәтте. Ул октябрь санының иң яхшы язма авторы буларак танылган иде. Бүләккә җырчы Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем белән очрашу сорады Әлфинур. Без сүзебездә тордык һәм бик шәп очрашу оештырдык. Нәкъ менә шул хакта язды да инде ул. 24-25нче битләрне ачып карагыз әле. Ни диярсез? Булдырганмы Әлфинур? Яшь авторларыбыз Индира Гайнетдинова, Илзирә Гыйззәтуллина да декабрь тарихында үз эзләрен калдырдылар. Индира, мәсәлән, үз язмасында БДИда түбән бал җыеп уңышка ирешү (мөмкин хәлме бу, гомумән?!) турында язган. Ә Илзирә «Сез Юлий Цезарь түгел!» – дип нидер дәлилләгән. Гаҗәп! Һәм бик кызыклы язмалар. Ошады! Сез Яңа елны көткәндә, без якын дустыбыз «Сәләт»нең 25 еллык туган көнен көтәбез. Шул уңайдан журналыбыз битләрендә «Сәләт»кә бүләгебезне дә урнаштырдык. Сез дә карап карагыз әле. «Җитди темаларны юкмени?» – дияргә ашыкмагыз. Бар, әлбәттә: «Ятим димәгез...» Малайлар һәм кызлар ни өчен балалар йортларына эләгә? Ни өчен кемнәрнедер гаиләгә алалар, ә кемдер балачагын детдомда уздырырга мәҗбүр? Бу хакта уйланганыгыз бармы? Без менә уйланып кына калмадык, сорауга җавап та табарга булдык әле. Җитди сөйләшү башланган икән, дәвам итик: «Ул 3 кыз белән берьюлы аралаша» һәм «Әти-әни аерылышу – трагедия» язмаларына игътибар итәргә кирәктер. Һәркем өчен файдалы булыр бу киңәшләр. Традицион «Ачык сандык», «Финанс мәктәбе», «Дин» рубрикаларын, әдәбиятны да онытмадык. Шуңа өстәп, узып бара торган елга нәтиҗәләр ясадык. «Ел фейлы» язмасы шул хакта булыр. «Дөнья әдәбияты», «Рәссам көндәлеге», «Юбиляр әдипләребез», «Ерактагы якын кардәшләр» язмалары да ошарга тиеш сезгә. «Син вегетарианмыни? Мин сине татар дип торам...» язмасын игътибарсыз калдырмагыз, яме? Ит, йомырка, шоколад (!) ашамый, сөт эчми торучылар турында ул. Ничек алай яшәп буламы? Җавабы – 38-39нчы битләрдә. Әлбәттә, язмалар моның белән генә чикләнми. 50 битлек журналда әллә ниләр бар. Кыскасы, ачып карагыз, укып чыгыгыз, яме? Якынлашып килүче бәйрәмнәр белән! Яратып, Чаткыгыз Һәм... ни... югалтмагыз мине, яме? Ял итеп алам бераз. 2019да журнал битләрендә һәм Инстаграм аккаунтта очрашырбыз!