Логотип Идель
Саннар

АПРЕЛЬ 2021

05 апреля 2021 АПРЕЛЬ 2021

Ниһаять, апрель!

Төпсез зәңгәр күкле, саф җилле шигъри ай! Апрель белән бергә бер кочак җылылык, шатлык, ярату да иңә бугай җиргә. «Ялкын»ның яңа саны да апрельнең үзе кебек: күбәләкле, җырлы-шигырьле, шаян...

Тышлыгыннан безгә күбәләк һәм аның хуҗабикәсе Ралинә Ильясова карап тора. Ралинә – гади кыз түгел. Әлеге бөҗәкләрнең телен аңлый ул. Һәм...аларны үрчетү белән шөгыльләнә. Шуңа күрә аларның йортларында ел әйләнәсе күбәләкләр оча! Җәйге болындагы сыман! Ралинәнең күбәләкләргә булган ярату хисе, аларны ничек тәрбияләве турында 4-5 битләрдән укый аласыз.

6-7 битләрдән исә безгә химия фәнен су урынына эчүче Рәис Мөхәммәтҗанов елмая. Рәис күп санлы фән олимпиадалары, бәйгеләр җиңүчесе дә. «Батыр – берне, белемле меңне егар» принцибына тугры ул.

Шулай ук бу санда Көлке көненә багышланган язмалар да байтак. Алсу Касыймова, мәсәлән, татар блогерларының бу көнгә карашы турында сорашты һәм иң кызыклы шаяруларын барлады. Айдар Шәйхин исә көлүнең һәм фәннең уртак яклары турында сөйләде. Тагын әле бу санда егерме беренче тапкыр уздырылучы «Созвездие – Йолдыздык» фестиваленнән репортаж да бар! Илүзә Касыймова журнал битләре аша балачак бәйрәме атмосферасын җиткерә. Ә 22-23 битләрдән безгә бүгенге заман Тукае бага. Габдулла Тукай бүген яшәсә, ул нинди булыр иде икән? Ниләр белән шөгыльләнер, кайларга барыр, кемнәр белән аралашыр иде? Айваз Садыйров язмасы шул хакта. Рамазан аеның бәрәкәте һәм саваплары хакында да сөйләштек. Солтан хәзрәт Морадинов күңел һәм тән чистарынуы турында фикерләре белән уртаклашты. Шулай ук бу санда сезне ике мавыктыргыч хикәя дә көтә. Ринат Камаевның «Үскәнем» һәм Гөлназ Әхмәдиеваның «Бәхетле билет» әсәрләре бер сулышта укыла. Яшь шагыйрә Энҗе Хөсәенованың шигырьләре дә урын алды апрель санында. «Синең миңа бар дөньяны бүләк итәм диеп, очып йөргән мәлең. Ә мин исә... сине... яратудан куркам әле» дип яза ул. Шигырьләре җырлап тора Энҗенең! Укып, ләззәтләнегез һәм... яратудан курыкмагыз! «Ялкын»ны, ул дөньяга килгән ямьле язны яратыгыз!

Ә без сезне яратабыз!