Логотип Идель
Блоги

КАПУЧИНО ХАКЫНДА (гына түгел)

Ул... Күпме мәгънә, җиһанның бар кешелектән ничәмә-ничә гасырлар яшереп саклаган серләре, мәңгелек яшәү формуласы сыйган бу ике хәрефкә. Дип язар иде берәр прозаигыбыз, тик мин андый олы сүзләргә үрелеп маташмыйм инде, тәҗрибәм азрак...

Нәрсәдән башланды соң әле бу?

Ә, әйе... 2016нчы елның сентябрь аенда Мәскәүгә итальян неоклассигы Ludovico Einaudi концертына бардык. Кайтасы көнне вокзалда поезд көтеп утырганда әллә нидән генә эспрессо эчәсе килеп китте. Бу “эчәсе килеп китте”не күз кызыкты, дип укыгыз инде, ят нәрсә бит, татып караган әйбер түгел... Исемен дә тапканнар бит әле, әллә ничек матур, илаһи (нинди генә мәгънәдә булса да) яңгырый. Спектакльнең иң кульминацион ноктасы, музыкаль әсәрдә ноталарның иң “кызышкан” мәле, шигырьдә хиссиятнең баш миен кайната башлаган мизгеле шулай аталырга тиеш сыман. ЭСПРЕССО! Ие, шулай уйладым инде мин вокзалда утырганда... Күзем төште дә эчтем инде, хәзер генә хыялланып утырам.

Шул, эчтем дә оныттым инде, башым да әйләнмәде, эйфория да кичермәдем, шигырь дә язасы килмәде (хәтта!). Һәм аннан соң минем бер тапкыр да бу илаһи эчемлекне алганым булмады, чөнки минем тормышымда УЛ барлыкка килде.

Ул... Күпме мәгънә, җиһанның бар кешелектән ничәмә-ничә гасырлар яшереп саклаган серләре, мәңгелек яшәү формуласы сыйган бу ике хәрефкә. Дип язар иде берәр прозаигыбыз, тик мин андый олы сүзләргә үрелеп маташмыйм инде, тәҗрибәм азрак...

Ә шулай да, язар идем мин, тормышымда ул барлыкка килгәч, барлык яшәешемнең асты-өскә килде, дөньяга башка күзлектән карый башладым, үземдә паранормаль сәләтләр ачыла башлады...тфү, әллә кая кереп киттем. Кыскасы, әллә ниләр язар идем мин, чын! Юк бит, юк, берни үзгәрмәде, аяк астымда туфрак шул ук, башымдагы тараканнар да әллә ни үсеш кичермәделәр. Тик мин аңа кадәр булганнарны хәтерләмим, аның тормышымда кайчан барлыкка килгәнен искә төшерә алмыйм, әйтерсең лә, ул гел булган, менә эш нидә бит!

Ул да ул дим... Бу блогны башлап җибәрергә этәргән әйбер турында әйтәсе идем, әллә кайларга кереп киттем. Ярар, песине койрыгыннан тартып утырудан мәгънә юк (ие, рус теленнән калька, but миңа бик ошый). Капучино.  Менә ул минем башымны әйләндергән, ашказанымны бозган (бу турыда бераз соңрак), һәм үтә дә матур кешеләр белән таныштырган эчемлек!

Һәм, әйе, алдадым: капучино кушмады миңа блог башларга (ул кадәр үк баш китмәде әле, ниндидер эчемлек белән киңәш-табыш итеп ятарга).

Ә хәзер тантаналы мизгел: бу блогның ачылышына зур өлеш керткән (“яз инде, кайчан язасың инде, укыйсы килә ич” ише сүзләр белән миңа күз ачтырмаган, дип укыгыз) кешеләрне атап үтәм. Менә алар: Миләүшә Гафурова, Зилә Сабитова, Илүсә Зәйнетдинова һәм тагы кемнәрдер. Бу кешеләр хөрмәтенә заманабызның алыштыргысыз вә кабатланмас сандугачы, якташым Ленар Яшеннең “Опа, нинди кыз бала!” җырын куеп җибәрсәгез иде.

p.s. булды, бетте шуның белән. калганы – кайчан да булса (кайчан да булса, бер киләсе тормышта).

p.p.s. әәә, блог булгач аның юнәлешен дә билгеләргә, ә аннан да алдан үзең белән таныштырырга кирәк бит әле. Юнәлеш юк, нинди чебен тешли, шуның турында язам. Һәм капучино. Ал да гөл булмас, усаллык та булыр бераз. Һәм капучино. Исемем – Гүзәл. Җисемемне аңлаган юк әле.

Һәм, әйе, лайк куй, комент яз, мин бит синең өчен язам бит моны все-таки!!(юк?❤)

Теги: БЛОГ

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Уррррррряяяяяя!!!!????

    • аватар Без имени

      0

      0

      Шәпскиии❤️