Логотип Идель
Блоги

ӘТИ-ӘНИЕҢӘ ҮЗ МӘХӘББӘТЕҢНЕ НИЧЕК КҮРСӘТЕП БУЛА?

Иң мөһиме НӘРСӘ түгел, мөһиме – НИЧЕК! Шулай бит, дуслар? Әлеге блог "Ялкын"лыларны кызыксындырган сорауларга җавап таба. Бүген - иң якын кешеләргә карата рәхмәт белдерү темасы. Киттек! Беләсеңме-ю...

Иң мөһиме НӘРСӘ түгел, мөһиме – НИЧЕК! Шулай бит, дуслар? Әлеге блог "Ялкын"лыларны кызыксындырган сорауларга җавап таба. Бүген - иң якын кешеләргә карата рәхмәт белдерү темасы. Киттек! Беләсеңме-юкмы, әмма үстергән һәм тәрбияләгән кешеләрдән дә сине ныграк яратучы юк! Әти-әни мәхәббәте шул "Башлыгыңны салма!", "Ашарга кил" һәм "Уңышлар сиңа" сүзләрендә белдерелгән була. Балачагыңнан ук сиңа үз вакытын һәм белемнәрен биргән ата-анаңа яратуыңны ничек күрсәтеп була? Бу сорауга без Чаткы Ялкынлы белән берлектә җавап табабыз! Бу көннәрдә генә әнием орышты. Хәзер күзенә ничек карарга? Гаиләдәгеләргә ихтирам күрсәтәсең килсә, өйдәге бар аңлашылмаучанлыкларга киртә куярга кирәк! Әти-әнине рәнҗетергә ярамый: син үз гамәлләрең белән мәхәббәтеңне күрсәтәсең бит. Шуңа күрә, әни нигә орышкан гамәлеңне анализла: син ни өчен алай эшләдең? Бәлки, бу эш һаман кабатлана торгандыр һәм бер зур проблема турында сөйлидер? Әниеңнән гафу үтен, гамәлнең ничек шулай килеп чыкканын аңлатып кара. Күп очракта әни, чыннан да, хаклы. Алар безне файдага булсын, дип ачуланадыр. Әгәр күптән әйтәсе сүзләрең бар икән, сөйлә. Күзгә-күз аралашу тыгыз элемтәгә китерер. Рәхмәт һәм ярату сүзләрен ничек җиткерергә? Иң могҗизалы сүз - “Рәхмәт"не әйтү урынлы булырга тиеш. Интернеттан гына язып “рәхмәт” җибәргәнче, әтине мәктәпкә алып барганы өчен, әнине тәмле аш пешергәне өчен сүз белән рәхмәт белдереп була. Төрле вак-төяк өчен дә! Әнкәйгә Әниләр көнендә һәм 8 Мартта гына матур сүзләр сөйләргә дигән сүз түгел - елда моның өчен тагын 364 көн бар! Материаль бүләк нинди булырга тиеш? Иң гадие – үз кулларың белән ясалган кирәкле әйбер. Әлбәттә, әти-әниләр төрле һәм аларга бүләкләр дә үзенчәлекле булырга тиеш. Эзлән: Инстаграмда #подарок хештегы һәм Pinterest платформасында бүләк идеяләрен табып була. Әгәр вакыт аз калса, кибет киштәләреннән карарга онытма. Бүләк уңайлы да, матур да булсын. Косметика һәм аксессуарлар сайлаганда сак бул! Бәлки, мәхәббәтне күрсәтер өчен икенче ысул бардыр? Әлбәттә! Туганнарыңа ихтирам белдерер өчен ярдәм итү дә җитә кайчак. Компьютер яки телефоннары белән проблемалар чыкса, булыша аласың. Шуңа өстәп, бергә бәлеш яки салат ясап була. Якыннарың белән вакытны бергә үткәрергә тырыш. Гаилә белән ялларны планлаштыр яки кызыклы видеоларны бергә кара. Театр һәм телевидение турында әйтмим дә! Синең ярты сәгать эчендә эшләнгән гамәл аларга иң кыйммәтле бүләк булганын беләсеңме син? Бүген без туганнарыбызга яратуны белдерер өчен конкрет гамәлләрне карап чыктык. Түбәндәге формуланы куллан: кешегә ничә тапкыр рәхмәт белдерсәләр, ул шулкадәр бәхетле булачак. Син якыннарыңны бәхетле итәргә телисеңме? Резидә Әлмиева Фото magistika.com сайтыннан алынды

Нет комментариев