Логотип Идель
Блоги

Татар телен ничек саклап калырга?

«Үз блогымны ничек атарга?» соравына җавап бирә алмыйча, «Ничек инде?!» дия-дия кабатлап утырган арада, исеме дә килеп чыкты. Игътибар! Сезнең алдыгызда мин, Резидә Әлмиева, һәм минем «НИЧЕК?» дигән б...

«Үз блогымны ничек атарга?» соравына җавап бирә алмыйча, «Ничек инде?!» дия-дия кабатлап утырган арада, исеме дә килеп чыкты. Игътибар! Сезнең алдыгызда мин, Резидә Әлмиева, һәм минем «НИЧЕК?» дигән блогым. Иң мөһиме НӘРСӘ түгел, иң мөһиме - НИЧЕК! Бу бүлектә мин ялкынлыларны кызыктырган сорауларга җаваплар табарга тырышам. Мисал. Бүген без «Ничек туган телне сакларга?» дигән темага чумабыз. Бу максатка ирешер өчен конкрет гамәлләр исемлеген карыйбыз. Нәтиҗәдә, барысы да безнең кулларда икәнен аңлыйбыз. Син дә комментарийларда үз фикереңне язып калдыра аласың. Аңлашылдымы? Алайса киттек! Әлеге сорау хәзерге татар теле арасында булган вәзгыятьтә бик актуаль. "Ялкын" укучыларының күбесе бу проблемага битараф түгел. Үз кулларыбыз белән туган телебезне элеккеге дәрәҗәгә күтәрә алабыз, дип уйлыйм мин. Безнең дәртне күреп, бәлки, хөкүмәт тә кызыксыныр. Шуңа күрә, башлыйк, һәм - иң якыннардан.

Минем татар телен саклыйсы килә. Иң беренче чиратта, нишләргә?

Гаиләдә татарча сөйләш. Сиңа татар теле өйрәткән әти-әниеңә, бабай-әбиеңә һәм туганнарыңа рәхмәтле бул. Алар биргән белемнәр белән тулысынча куллан: гади сәлам әйтүдән башлап кече дусларыңа әкият сөйләвенә кадәр.

Әлбәттә, документ кәгазьләренә һәм өй эшләренә баксаң, сөйләмгә рус һәм инглиз телле сүзләр кереп килә. Бари Рәхмәт шигырьләренә кайтсак, аның безгә өч телне дә яхшы белергә өндәгәнен искә төшерәбез. Плюс: берничә телдә сөйләшүче кешеләр акыллы булуын галимнәр күптән дәлилләде инде.

Әмма аралашканда туган телеңә өстенлек бир. Татарча гәп кору вируслы була: кечерәкләре дә, зурлары да рәхәтләнеп кушыла. Аларга рәхәт, сиңа файдалы.

Мин - укучы. Мәктәптә яки көллияттә мин татар теле өчен нәрсә эшли алам?

Дусларың һәм укытучыларың белән татарча аралаш. Курыксаң, үзеңне Тәбрис Яруллин итеп күз алдыңа китер: татарча сөйләш, татарча яшә һәм татарча шаяр! Бу - телебезнең бер аермасы: татарча әйтелгән мәзәк һәрвакыт көлүгә китерә, диләр.

Укуда татар теленә һәм мәдәниятенә игътибар ит. Татар теле һәм әдәбияты дәресе син кушылсаң гына кызыклы булачак. Әлеге предметлар андый ук күңелсез түгел бит. Диалектизмнар темасы, мәсәлән. Милләтебезнең мирасы - мәшһүр әдәбияты булганын да ассызыклыйм. Кызыклы җөмләләр яки идеяләр тәкъдим ит. Нишләп әле сыйныф белән бергә мәктәп программасына кергән «Кәҗүл читек» спектакленә бармаска?!

Уку йортында чара уздырсаң, ничек булыр микән?

Мәктәбеңдә яки көллияттә милли чаралар аз түгел. Булмаса, татар мәдәниятен чагылдырган бәйге яки акция ясау проблема тудырырга тиеш түгел. Моның өчен оештыручыларга мөрәҗәгать ит. Үзеңнең ялкынланган күзләреңне күрсәт! Укуың белән бергә бу җаваплылыкны күтәрә алсаң, чыннан да, үз-үзеңне Цезарь кебек хис итәрсең. Ул бит бер вакытта берничә эшне ясый алган.

Мин укып тагын нәрсә эшли алам?

Миллилекне саклар өчен, бик күп юллар бар. Мисал өчен, татар телендә үткән конференцияләр. Еш кына мәртәбәле жюри әгъзалары ролендә вузларның гыйльми хезмәткәрләре була.

Шуңа өстәп, фәнни эшләр бик информатив. Җәлилдә Дамир Гарифуллин укуларында мин республикабызның яңа туристик почмаклары турында ишеттем. Кызыксынсаң, конференция турында укытучыдан сорап була - алар, гадәттә, белеп тора.

Шулай ук, милли җыр һәм бию бәйгеләрендә катнашырга мөмкин. Аның бит төрлесе бар: мәктәп, шәһәр, республика, ил дәрәҗәсендәге. Андый чаралар мәсьәләсе буенча белгән кешене, мәсәлән, «Ялкын» редколлегиясе әгъзасы Энҗе Әхмәтҗанованы сорап була.

Онытканмын! Сине татар теле, әдәбияты буенча олимпиадалар көтеп тора! Мәктәп, район, республика һәм халыкара этапларында уздырыла ул. Белем һәм иҗади ягыңны үстерер өчен менә дигән мөмкинлек!

Чынлыкта, конкурслар - буа буарлык. Мәсәлән, татар телендәге сайтлар «Белем җәүһәрләре»ндә көрәшә. Татар журналистлары «Алтын каләм»гә бара. Шик юк: бар чаралар сине фикердәшләрең һәм татар теле тарафдарлары белән таныштырачак.

Моның белән безнең исемлек бетми - аның икенче өлеше чыгачак! Истә тот: татар телен саклап калып, милләтне саклап була. Син безнең пунктларга “галочка” куеп барасыңмы? Татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау өчен син нишлисең? Комментарийларда яз! Резидә Әлмиева Илназ Мөхәрләмов фотолары

Нет комментариев