Логотип Идель
Блоги

Әни, кара, мин телевизорда!

Әни белән телевизор караган чак. Мин бер телеканалдан икенчесенә күчергәндә, әни туктата. ТНВдан реклама бара. Ул "Әйдә ТНВга" бәйгесендә катнашырга чакыра. Әни миннән сынаулы карашын алмый. "Ярар инд...

Әни белән телевизор караган чак. Мин бер телеканалдан икенчесенә күчергәндә, әни туктата. ТНВдан реклама бара. Ул "Әйдә ТНВга" бәйгесендә катнашырга чакыра. Әни миннән сынаулы карашын алмый. "Ярар инде, ярар", дип материал җибәрәм... "Иң яхшы дус" темасына эссе һәм презентация видеосын бәйгегә юллаганда, барыбер үземне зәңгәр экраннан күрермен, дип уйламаган идем. Ә хәзер - ярымфиналистлар рәтендә торам. Җиңүче булмасам да, үз тарихымны сөйлим әле. 11нче сыйныфлар өчен махсус бәйге бу: җиңүчеләр КФУның "Яңа милли медиа" бүлегендә бушлай укыячак. Журналистика факультетында бюджет урыннар булмаганлыктан, ТНВ инде икенче тапкыр яшь журналистларга шулай ярдәм итә. "Алар укуын да укыйлар, практика да үтәләр", - дип ышандыра ТНВ директорының урынбасары Мәдинә Тимерҗанова. Шуларны үтү белән - абитуриентларга эш урыны да әзер. Әмма моның барысына ирешер өчен берничә шарт үтәргә кирәк. Иң беренче шарт: катнашучы рус әдәбияты буенча имтихан бирергә тиеш. Икенчедән, конкурска материал җибәрү кирәк. Беренче этапта тел осталыгыңны күрсәтәсең. Бирем: иң яхшы дустың турында эссе. Мин үземнең фотоаппаратым турында яздым, чөнки ул һәрвакыт һәм һәркайда минем белән. Икенче этап: видео төшереп җибәрәсе. Анда үзең белән таныштырасың, ягъни презентация ясыйсың. Жюри әгъзаларының сине күрәсе килә.

Минем хаталарны кабатлама: мин, бәйгедә креативлык сорала, дигәч, фондагы көйгә фото һәм текст яздым. Бу проблема тудырды, әлбәттә. Миңа шалтыраткан апа яңа видео сорады, әмма вакыт аз кала иде. Жюрилар белән аралашып та алдым. Алар минем татарча сөйләшүем һәм телевидениеда булган тәҗрибәм турында сорады. Инде "бетте баш", дип уйлаганда, мине ТНВга чакырдылар - киләсе этапка.

Өченче этапка җиткән алты ярымфиналист булды. Һәрберебез көчле һәм сәләтле булып чыкты. Моны мин Казанга килгәч ачыкладым. Бирем интервью алу иде. Алты конкурсантка алты шәхес бирелде. Жеребьевка буенча миңа "Татар-информ" агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйповтан әңгәмә алырга туры килде. Башкаларга Камал театры актеры Эмиль Талипов, алып баручы Данил Сафаров, "Ватаным Татарстан" газетасының элекке мөхәррире Миңназыйм Сәфәров һәм хәзерге баш мөхәррире Гөлнара Сабирова, "Шаян ТВ" каналының директоры Рәмилә Сәхабетдинова эләкте. Камера һәм жюри алдында әңгәмә корабыз. Мин беренче булып керәм. Жюри "без монда юк шикелле булыгыз", ди. Ярар. Мин Рәмис абыйның үз хезмәт урыны, агентлык проектлары һәм журналистикадагы вәзгыять белән кызыксынам. Төпле җаваплары өчен рәхмәт аңа. Җиде минутта без җиде сорауга җавап табып, саубуллашабыз. Чират - икенче яшь журналистка. Кызларның күбесе борчыла, ләкин янда әти-әниләр көч биреп тора, интервью аласы кешеләр белән аралашкач, рәхәтлек тә килә. Бөтенебез сөйләгәч, безне студиягә чакыралар. Хис-кичерешләр күбәя, һәм андагы атмосфера җылына. Безне КФУга көтәргә озаталар. Жюрилар кала: журналистика факультеты вәкилләре һәм ТНВ хезмәткәрләре бергә өч финалистны сайлаячак. 16 май көнне алар исемнәре билгеле булды. Татарстан журналистикасының киләчәге - ул Талия Төхфәтуллина, Лиана Бахтиева һәм Әдилә Закирова! Сезнең әле аларны зәңгәр экраннардан күреп сокланасы көннәрегез алда. Киләсе елның язында "Әйдә ТНВга" конкурсы тагын булачак. Әгәр дә син журналистика белән кызыксынасың икән, бу бәйге үзеңне күрсәтер өчен менә дигән мөмкинлек! :)

Резеда Әлмиева

Теги: БЛОГ

Нет комментариев