Логотип Идель
Блоги

НЕТВОРКИНГ: КЕМГӘ КИРӘК ҺӘМ НИГӘ КИРӘК?

Сәлам! Бүген минем сиңа “нетворкинг” турында сөйлисем килә. Нәрсә ул? Кемгә кирәк һәм файдасы нидә соң аның? Әлеге сорауларга җавапны табасың килсә, ахырына кадәр укы! Нетворкинг – ул синең алга ку...

Сәлам! Бүген минем сиңа “нетворкинг” турында сөйлисем килә. Нәрсә ул? Кемгә кирәк һәм файдасы нидә соң аның? Әлеге сорауларга җавапны табасың килсә, ахырына кадәр укы! Нетворкинг – ул синең алга куелган катлаулы мәсьәләләрне хәл итү өчен төрле өлкәдә профессионал булган кешеләр белән аралашу, танышу. Мондый танышулар саны арткан саен, киңәш яки ярдәм сорарлык, я булмаса үзеңә үрнәк итеп куярдай танышларың саны да киңәя. Нәрсәгә кирәк соң ул? Нетворкинг бизнес белән шөгыльләнүчеләр өчен алыштыргысыз әйбер, ләкин көндәлек тормышта да аның файдасы бихисап зур. Беренчедән, яңа кешеләр белән танышкан вакытта яңа мөмкинлекләр ачыла, без башка кеше тәҗрибәсен, аның дөньяга карашын күрәбез һәм, әлбәттә, бик күп яңа мәгълүмат туплыйбыз. Икенчедән, без аралашырга өйрәнәбез, урысча әйткәндә, “зона комфорта”дан чыгабыз. Ә аралаша белү, таныш белмәгән кешеләр янында үзеңне тыныч һәм ышанычлы тоту – иң кирәкле сыйфатларның берседер, минемчә. Шулай ук, яшүсмерләр өчен төрле өлкәләрдә эшләүче танышлар табу киләчәктә, профессия сайлаган вакытта бик кирәк. Кайвакыт шул рәвешле кеше тормыш ориентирын да табырга мөмкин. Менә шул. Әлеге язма сиңа файдалы булгандыр дип ышанып калам. Таныш, аралаш! Шул очракта син, үзең дә сизмәстән, төрле яклап үсәчәксең!

Нет комментариев