Логотип Идель
Блоги

МИН һәм “ИЛҺАМ”

Яз. Әлмәт шәһәре. Мәктәпнең актлар залы. Минем алдымда мөхтәрәм жюри әгъзалары – Ркаил Зәйдулла, Рәдиф Сәгъди, Рүзәл Кәримов, Рәфкать Шәһиев, Сиринә Җиһаншина. Мин соңгысы булып журналистик язмаларым...

Яз. Әлмәт шәһәре. Мәктәпнең актлар залы. Минем алдымда мөхтәрәм жюри әгъзалары – Ркаил Зәйдулла, Рәдиф Сәгъди, Рүзәл Кәримов, Рәфкать Шәһиев, Сиринә Җиһаншина. Мин соңгысы булып журналистик язмаларым һәм “Ялкын”ым турында чыгыш ясыйм. Сүзем “Илһам” бәйгесенең зона этабы турында. Әлмәт шәһәренең 1нче мәктәбендә үткән бөтенроссия бәйгесе яшь шагыйрь, прозаик, драматург һәм журналистларны бер урында туплады. Актлар залында алар чиратлашып үзләренең иҗат җимешләрен тәкъдим итә барды. Язучы күзлегеннән эшләрне шагыйрь һәм публицист Ркаил Зәйдулла, драматург Рәдиф Сәгъди, Мәгариф министрлыгы вәкиле Рүзәл Кәримов, Әлмәт Язучылар берлеге башлыгы Рәфкать Шәһиев, РОНОның милли сораулар буенча җитәкчесе Сиринә Җиһаншина бәяләде. Алар бергәләп һәр укучыга киңәшләрен бирергә тырышты. Мөхтәрәм язучылар гына түгел, Әлмәт, Сарман, Ютазы, Бөгелмә районнарыннан килгән укытучылар да балаларга көч-ышаныч биреп торды. Утызга якын яшь язучылар арасында кем җырлады, кем әкият сөйләде, кем әсәрне театральләштерелгән өзеген сәнгатьле укыды. Бар чыгышлар жюри сорауларына җавап эзләү белән алышынып барды. Мәсәлән, шигырь иҗат итүчеләргә сүзләрне рифмаларга кирәк иде, ә проза язучыларга – эчтәлеген сөйләргә. Ике сәгатебез шулай үтте дә китте. Соңыннан казыйлар һәм кунаклар тормыштан алынган кызыклы хәлләрне искә төшереп китте. Татарның иң зур байлыгы – теле булганын монда җыелганнарның һәркайсысы аңлый шул. Иң күп чыгыш ясаучылар булган номинация – шигърият иде. Мин журналистикага "кердем". Ләкин мине дә, аларны да сораулар белән сынадылар! Белегез: бу бәйгедә телебезгә, татарча саф һәм чиста сөйләшүгә төп игътибар бирелә – конкурсантлар татарча матур һәм дөрес сөйләшә белергә тиеш. Иң соңгы чыгыш ясаучы буларак, башкалардан аерылып торасым килде: бирегә “Ялкын” журналының саннарын алып килдем. Әлбәттә, бу аудиториядә зур кызыксыну уятты. Ышанмасагыз, фото беркетәм: андагы елмайган йөзләр сезгә ялкынлы сәлам җибәрә! Истә тотыйк: жюри иң сәләтле яшь иҗатчыларны алгы этапларга җибәрә. Җиңүчеләр апрель аенда Казанда җыелачак. Арабызда күп кенә сәләтле балаларның булуын онытмыйк, дуслар. Тирә-юньгә игътибарлы булыйк. Иҗат кешеләре уйларына. Җылы атмосферага. Язга...

Нет комментариев