Логотип Идель
Блоги

2020 ЕЛДА ЯЗ-ҖӘЙ ТРЕНДЛАРЫ!

Сәлам! Мин – Галия, стилист. «Ялкын»да үз шәхси рубрикамны ачып җибәрәм һәм бирегә мода белән кызыксынган, һәрвакыт зәвыклы, матур булырга омтылучы үсмерләр һәм яшьләрне чакырам.

Тиздән яз җитә. Димәк, 2020 нче елның яз-җәй трендлары турында сөйләшергә вакыт җиткән. Беләм инде, һавага яз исе керү белән без ниндидер яңалык, үзгәрешкә омтылабыз, якты төсләр – яз төсләренә күңел тарта башлый. Быелгы яз безгә нинди яңалыклар алып килде икән? Укыйбыз һәм истә калдырабыз.

Тенниска, бүтәнчә әйткәндә кыска һәм озын җиңле поло яңадан модага керде! Аларны сыланып тормаган джинс яки классик чалбарлар, итәкләр белән кияргә мөмкин. Шәхсән мин, үз чиратымда, үз  размерымнан ике-өч размерга зур булган ирләр полосын бик тә нәзакәтле (женственный) матур күлмәк өстеннән киеп куяр идем.  Минемчә, бу – шактый үзенчәлекле адым һәм иң мөһиме модалы булачак!


Деним тукымалар үз позицияләрен югалтмый! Дизайнерлар безгә бер үк төстәге джинс өс һәм асны тәңгәлләштереп кияргә тәкъдим итә!


Ә иң актуаль итәкләр – миди озынлыгында булган джинс  һәм «запах»лы итәкләр! «Запах»лы итәкләр теләсә-кайсы фигурага килешә: тулы гәүдәле кызларга да, ябык кызларга да матур була!
Иң актуаль булган шакмак бизәкле тукымалар ак һәм кара төсләрдән тора! Бу сезонда аклы-каралы пәлтә, жакет, күлмәк (рубашка) бик тә актуаль.


Фонарик, кабарып торган жиң һаман да үз актуальлеген югалтмый! Күлмәк, кофталар алганда игътибар итегез: җиң никадәр ныграк кабарган, сез шулкадәр зәвыклырак!
Свитшот һәм толстовкаларны итәкләр һәм күлмәкләр өстеннән киябез. Шәхсән мин үзем ачык төстәге свитшотны бик җете төстәге итәк белән кияр идем.

Быелгы яз-җәй сезонының тагын бер алыштыргысыз өлеше – куе зәңгәр мәктәп костюмын хәтерләтә торган жакетлар. Аларны юка свитер һәм кыска итәк белән кияргә киңәш итәм.

Төсләргә килгәндә, ачык төсләр – алсу, фуксия, мәк төсләре, зәңгәр төс модада. Чәчәкле принт, аклы-каралы геометрия үз позицияләрен саклап килә.

Бу турыда тулырак – минем Instagram дагы шәхси битемдә укый аласыз.


 

Нет комментариев