КАКТУСКА ДА МӘХӘББӘТ КИРӘК
…Кыйммәтле, заманча җиһазлар белән тулган өйдә тавышсыз гына гөлләр серләшә.
- Безнең яфракларыбызны иркәләп үткән кул җылысын башка бер дә тоймабыз инде,- ди авыр сулап чәчәкләрен вакытсыз койган Яран гөл. Төртмә телле Кактус әллә сер бирергә теләми, әллә үзенең иң түзем үсемлек икәнен исбатлыйсы килә, Яран гөлне ачуланып ук ташлый.
- Кул җылысы, имеш! Менә миңа берәүнең дә тотынганы юк әле, елап утырырга җыенмыйм. Мин кул җылысыннан да башка яши алам! Мин замананың иң кирәкле гөле! Хуҗабикәнең уң кулы булып компьютер янында кем утыра иде? Берегезгә дә андый түр урын тәтемәде…
Кактусның мактануы башкаларны инде бераз туйдырган да иде. Тик аны Каенана теле генә җиңсә җиңәр. Әмма ул нигәдер бәхәскә кушылырга ашыкмый. Озын гомер яшәгән, күрәсен күргән әбине хәтерләтеп бер читтә тын гына утыра бирә. Ул арада бөтен җиргә, барлык шартларга да җайлашып үсә белгән Үрмә гөлнең тавышы ишетелә:
- Син Кактус, мактануын мактанасың, ә менә бүлмәне матурлап, хуҗабикәнең күңелен күрдеңме соң?
Әлеге сорау тәрәзә төбендә шау-шу куптарды, бәхәсне тагын да кыздырды...
Яран гөл, хуҗабикәнең кәефен кырып, язын бары бер генә чәчәк атуына үкенеп, елый ук башлады. Декабрист гөле, киресенчә, иң салкын кышкы көннәрдә дә янып торган чәчәкләргә күмелүе белән масайды. Кыяк гөл дә аннан калышмады:
- Мин хуш исле чәчәк атарга бөреләнсәм, хуҗабикәбез куанычыннан нишләргә белми, ә ак чәчәгемне күрүгә янымнан китәсе дә килми иде. Ул минем матур чәчәкләремә сокланып туя алмады…
Шактый вакыт гөлләр үзара мактаныштылар, бер-берсенә хуҗабикә күңелен күрүләрен исбатларга тырыштылар. Үткәндәге хәлләрне искә төшерделәр. Хуҗабикә Яран гөлгә: «Авылымны яраткан кебек яратам», Үрмә гөлгә: «Бүлмәмнең диварларын матурлыйсың»,- дип, ә башкаларга тагын әллә нинди ягымлы сүзләр әйтә торган булган икән!
Моңа кадәр тыныч кына утырган Каенана теле, миңа да сүз әйтергә вакыт җитте дигәндәй, ипләп кенә башкаларга эндәште:
- Эх, сез, үзегезне-үзегез мактаудан туймыйсыз. Менә хуҗабикәбез кая, ни өчен киткән икән дип уйламыйсыз да.
Шул сүзләрне генә көткәндәй Кактус әче тавыш белән кычкырып ук җибәрде:
- Ул бит бөтенләйгә чыгып китте!
Моны ишетүгә башкалар кайгырышып, яфракларын тагын да ныграк салындырдылар. Кактус әче тавышы белән сүзен дәвам итте:
- Чынлап! Мин компьютер янында утырганда хуҗабикә эштән кайтып керде. Ул бик күңелсез, кәефсез иде, елап та алды, тынычлана алмый газапланды. Мине компьютер яныннан алып, «Ялгызың моңайма»,- дип сезнең янга күчерде. Ачуым килде инде...
Бу сүзләрне ишеткәч гөлләр бөтенесе дә тынып калды. Бераздан гына Яран гөл тавышы ишетелде:
- Аннары ул минем яныма килде, яфракларымны сыйпады. Тәрәзә янына сөялеп, еракка- еракка текәлеп, бик озак уйга чумып торды. Берникадәр вакыттан мине кулына алды да: «Бары сез генә, гөлләрем, минем күңелемне кимсетә, хисләремне җиргә салып таптамыйсыз. Бары сез генә миңа хыянәткә бармыйсыз. Бары сез генә җанымны ялган сүзләр белән телгәләмисез. Шуңа да сез генә мәхәббәткә лаек!»,-диде. Бу вакытта аның күзләренә яшь тулган иде. Шуннан соң яшь тулы күзләре белән миңа тагын бер кат карады да кире үз урыныма куйды. Һәм тиз-тиз атлап чыгып китте…
Ул гөлләрне дә бик тә сыйфатлы, кыйммәтле савытларга гына утыртты. Тәмле-тәмле ашламалар белән сыйлап кына торды. Димәк, хуҗабикә аларны бик тә яраткан! Тик гөлләр бер нәрсәне аңламадылар. Кыйммәтле җиһазлар тулы бүлмәләре, йомшак келәмнәр җәелгән идәннәре белән күз явын алырлык бу өйне ничек ташлап чыгып китәргә кирәк?!
…Берничә көннән туфраклары кибеп, ярыклар хасил булгач, алар ялгызлыктан гына түгел, эчәсе килүдән дә газапландылар. Бер-бер артлы сула башладылар. Әйтерсең лә алар моңа кадәр ниндидер күзгә күренмәгән нур чәчеп, җан җылысы биреп утырганнар, хәзер шул нурлы җылылык өйгә җитешми. Гөлләр, кызганыч бер хәлдә, яфракларын салындырганнар да без берәүгә дә кирәкми дигән төсле моңсуланып калганнар. Хуҗабикәсез калган йортның башта гөлләре үлә дип юкка гына әйтмиләр икән.
Көннәрдән бер көнне өйдә яңа тавышлар ишетелде. Элеккеге хуҗабикәнекенә охшаган булсалар да алар һичкенә дә гөлләр күңеленә ятмады.
- Ниһаять! Үземнекенә ирештем! – диде яңа тавыш өй эчен бөртекләп тикшереп чыккач. – Мондагы байлыкка мин хуҗа хәзер! Туйганчы типтереп яшәячәкмен! Юләр хатын ирен минем белән күргәч, бик тиз табанын ялтыратты, ә!
Беренче тавышны икенчесе хуплады:
- Молодец, бай ирне кармакка эләктердең. Озакка булмаса да сыгып кала аласың…
Гөлләргә ят, таныш түгел тавышларны шактый вакыт тыңларга туры килде. Берничә көннән соң яңа хуҗабикә аларны:«Тузан җыеп торалар, карарга вакытым да, теләгем дә юк. Гомумән, хәзер гөл үстерү модада түгел»,-дип каядыр олактырырга ашыкты. Гөлләр урынын ясалма пласмас чәчәкләр алды. Кактусның бәхете бар икән, тагын кирәге чыкты. Аны башкалардан аерып алып кабат компьютер янына утырттылар. Тик башта: «Мин кул җылысыннан да башка яши алам», - дип мактанган, аннары башка гөлләр кебек үлемгә дучар ителмәвенә куанган Кактуска әллә ни булды. Югыйсә, чыгарып ташламауларына рәхмәт кенә әйтеп торасы бит. Ул элеккеге хуҗабикәсенең энәләренә кагылмыйча гына күңел җылысын белән каравын көннән – көн сагынды. Сөйләшми торган ясалма чәчәкләр арасында һәм шуларны хәтерләткән яңа хуҗабикәсе кулына калган Кактус зарыгып өйгә кабат мәхәббәт килгәнен көтте.
…Башка гөлләрне яңа хуҗабикә ишек төбенә чыгарган иде. Күңеленә авыр булса да, ниндидер бик кирәкле әйберләрен онытып калдыргандай бирегә кабат аяк баскан элеккеге хуҗабикә аларны күрүгә ишек төбендә тукталып калды. Өйгә кереп тә тормады. Сөенә - сөенә гөлләрне алды да кире килгән юлы буйлап китте. Компьютер янында утырган кактуска: “Миңа да мәхәббәт кирәк», - дип кайгысын ясалма чәчәкләр белән уртаклашырга калды...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев