Логотип Идель
Бу – тема!

ЖУРНАЛИСТ ҺӨНӘРЕН ҮЗГӘРТӘ: МИНЕМ НИЧЕК КИБЕТТӘ ЭШЛӘВЕМ ТУРЫНДА

Бер ел элек, 5 курс студенты булган вакытта, мин кибеткә эшкә керергә булдым. Бу уй нигә һәм ничек минем башыма килде дисеңме? Бүлмәмдә, диванда ятканда, күрше кыз килеп кереп: «Мин «Пятёрочка» кибетенә эшкә керергә булдым әле, син минем беләнме? – диде. Ул бу эшне бер компания оештырганлыгы, аның шулай итеп төрле шәһәрләрдәге «Пятёрочка»  кибетләренә эшчеләр җәлеп итүе турында сөйләп бирде. Озак уйладым, чөнки бу эштә бернинди дә тәҗрибәм юк, һәм, гомумән, ничек инде мин – каләм тибрәтүче  – кибеттә, кассада акча саный алыйм, дигән сораулар килде башыма. Шулай итеп, берничә көн үткәннән соң, күрше кызга ияреп, кибеткә киттем. Шунысын әйтергә кирәк: эшкә без рәсми рәвештә урнашмадык, һәм алда моның шулкадәр борчу китерәсен мин әле белми идем.  

Беренче көнем берни аңламый үтте дисәм, бер дә ялгышмам. Мин килү белән үк, касса артына бастырырлар дип уйладым. Беркатлылык көчле инде миндә, әйеме? Кызыл «Кайда нәрсә ятканлыгы турында әйтеп бирәм» дигән жилетлар кигереп, перчаткалар бирделәр дә, зур-зур коробкалар тоттырдылар. Шул көннән башлап, мин товар бушатып, аны 8 сәгать буе тезүче һәм бәяләр сугучы булып эшли башладым. Кайда һәм нәрсә ятарга тиеш, киштәләр тулган булса да, товарны, башваткыч чишкән кебек, ничек итеп сыйдырырга икән дип, ярты сәгать уйлап утырган чакларым аз булмады.

Шулай итеп, мин атнага 3 тапкыр соңгы паралардан кача башладым. Сигез сәгать басып торып, кичкә тән сызлый, еш кына йокы килгән вакытлар иде бу. Эшкә чыккан көннәргә башта акчаны төгәл һәм вакытында күчерәләр иде, ә соңыннан, бер ай чамасы эшләгәч, түләү хакы турында онытып җибәрделәр...Һаман шул ук минем беркатлылыкка әйләнеп кайтырга тәкъдим итәм: мин әкренләп бушка эшли башладым. Җитмәсә, эшкә чыга алмаган көннәремдә шалтыратып, ашыгыч рәвештә кирәк, чыгыгыз инде дип, тилмертеп бетерә иделәр. Шулай тагын күпмедер вакыт эшләгәч, мин бу җирдән китәргә булдым. Миңа тиешле хезмәт хакының яртысын түләмәделәр. Ләкин шул арада үзем өчен күп кенә әйберләрне ачыклап, аңлап куярга өлгердем. Кибеткә эшкә керергә теләгән студентлар өчен, миннән кечкенә генә киңәшләр:

1.Минем кебек рәсми түгел эшкә урнашма.

2.Товарларны тезә башлаганда, бер ялгышлыктан саклан: беркайчан да, нинди генә очрак булса да, товарны, бигрәк тә эчемлекләрне бушатканда, тартмасын пычак белән төртеп ачма. Беренче вакытларда мин шулай итеп, күп кенә тартма сок һәм суларны тиштем.

3.Кибеттә эшләгәндә, һәрвакыт тәмле ашамлыкларга кызыгасың, бу бөтен кеше белән дә шулай була. Үзеңдә ихтыяр көчен булдырырга өйрән. Ашарга үзең белән өйдә пешереп алып килә башла.

4. Сатып алырга килүчеләр төрле булырга мөмкин. Синең бурычың – аларны түземлек белән тыңлап бетерү, алар таба алмаган товарны табарга булышу. Ә кассада утырган кешеләргә икеләтә түземлек кирәк.

5. Киштәдәге бәя белән кассада сугылган бәя бер булырга тиешлеге турында онытма. Сиңа бит артык җәнҗал кирәкми, шулай бит?

Шулай итеп, син минем бу олы тәҗрибәмне кечкенә генә бер акыл сату итеп кабул итәрсең, дип ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев