Логотип Идель
Бу – тема!

ЮЛНЫ КАРА МӘЧЕ БҮЛҮ, КӨЗГЕ ВАТЫЛУ ҺӘМ ТӨНЛӘ АКЧА САНАУ: Ә СИН ЫРЫМНАРГА ЫШАНАСЫҢМЫ?

Тормышыбыз төрле ырым, юраулар белән тулган. Кемдер аларга ышана, ә кемдер – юк. Татар юрап китерер дигәнне ишеткәнегез бармы?

Ырымнарга ышану – ышанмау – һәркемнең үз эше. Хәзерге яшьләр аларга ышанамы икән? Бу һәм татар халкының киң таралган ырымнары турында тулырак безнең язмада укый аласың.

Энҗе, 25 яшь

Ырымнарның кайберләре билгеле бер очракта әхлакка, тәрбиягә өйрәтү өчен генә уйлап табылган. Диндә ырымнарга ышану – гөнаһ, чөнки бар нәрсә Аллаһы Тәгаләдән тора. Шуңа күрә мин ырымнарга, гомумән, ышанмыйм.

Алия, 33 яшь

Хәзерге заманда аларга ышану минем өчен ахмаклык булып тоела. Тик кара песи юлымны бүлеп үтсә, башка яктан урап узам. Андый очракта күңелдә ниндидер шик туа. Миңа калса, үзеңне ничек көйләүдән тора инде бу. Нәрсәне дә булса начарлыкка юрасаң, әлбәттә, ул чынга ашачак!

Резеда, 21 яшь

Ә мин кара песи турындагы ырымга бөтенләй ышанмыйм. Ничек инде песиләр нинди дә булса күңелсезлекләр китерә алсын? Алар бит шундый сөйкемле һәм матур. Ә менә бу ырымга ышанам дип әйтә алам: имтиханнар алдыннан чәчне юу тыела. Ни өчен икәнен беләсездер инде, әйеме? Тагын берсе: Алабугадагы Бехтеров һәйкәле янына утырсаң, имеш, сессияне «5» леләргә генә ябасың.

Мария, 23 яшь

Мин үзем христиан динендә, ә дин буенча ырымнарга ышану рөхсәт ителми. Әйе, безнең халыкта ырым, им-том һәм күрәзәчелеккә ышану бар. Элеккеге заманнарда, бигрәк тә авыл җирендә торучылар, төрле ырымнар уйлап чыгарып, үзләре үк шуңа ышана башлаган. Кызганычка каршы, юрауларның роле хәзерге заманда да үз актуальлеген югалтмый. Башыгызга теләсә нинди уй кертми генә яшәсәгез, начарлыкны җәлеп итмәссез!

Татар халкында иң киң таралган ырымнар исемлеге:

1. Туган йортындагы гөлне кияүгә чыккан кызга аерып бирергә ярамый. Имеш, парның гомере кыска булачак.

2. Пычак очыннан ашасаң – усалланасың яисә йөрәк авыруыннан интегәсең.

3. Сәгать бүләк итәргә ярамый. Имеш, ул аерылышуга, үпкәләшүгә китерә һәм гомернең минутларын санап тора.

4. Савыт-саба вату – сөенечле хәбәр ишетү. Бигрәк тә чынаяк яисә стакан ватылу яхшы  дип санала.

5. Көзге ватылса, 7 ел бәхетсезлектә яшәү булырга мөмкин.

6. Төнлә акча санамаска кирәк, чөнки киләчәктә ансыз калуың бар.

7. Туйда яшьләр кабызган шәм сүнсә, аларның тормышы бәхетсез үтәчәк.

8. Өйдән чыгып китеп, ярты юлда яңадан әйләнеп кайту уңышсызлыкка китерә.

9. Якын дусларга бер көзгегә берьюлы карарга ярамый, яраткан кешенең уртак булуы бар.

10. Хатын-кыз авырлы вакытта тозлы ризык теләсә, малай туа, ә баллыга тартылса – кыз.

Ә сез ырымнарга ышанасызмы? Сезнең нинди ырымнарны ишеткәнегез бар?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев