Логотип Идель
Бу – тема!

ЯҢА ВӘЗГЫЯТЬТӘ СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРЛӘРДӘ НИЧЕК ЭШЛӘРГӘ? БЛОГЕРЛАР ҮЗАРА ФИКЕР АЛЫШТЫ

Татарстан блогерлары төрле социаль челтәрләрдә үз брендыңны булдыру һәм бүгенге вәзгыятьтә аны саклап калу турында сөйләштеләр.

Чараның төп спикеры -  маркетолог, продюсер Ләйсән Шакирова булды. Ул социаль челтәрләрдә үз брендыңны булдыруның мөһимлеге һәм бүгенге көндә ни дәрәҗәдә актуаль булуы турында сөйләде. Шулай ук Лилия Хәйруллина, Айсылу Лерон, Рәфис Атаказ, Илнар Идрисов, Дилә Нигъмәтуллина, Фагилә Шакирова кебек танылган блогерлар бүгенге көндә төрле социаль челтәрләрдә эшләү үзенчәлекләре һәм авырлыклары белән уртаклаштылар. 

 Бу чарадан сезгә берничә файдалы киңәш белән уртаклашабыз:

1)    Блогны һәм үз брендыңны берничә социаль челтәртәрдә булдырырга кирәк. Аларның барысын да параллель рәвештә алып барсаң яхшы. Ләкин шул ук вакытта 5 тән артык социаль челтәрне берьюлы алып бару да дөрес түгел. Эмоциональ янудан сакланырга кирәк
2)    Хайп начар әйбер түгел! Аның ярдәмендә тиз популярлыкка ирешеп була. Ләкин аудиторияне хайптан башка да кызыксындыра торган файдалы контент булырга тиеш.
3)    Блогка чын күңелең белән бирелеп эшләсәң, ул сиңа популярлыктан тыш шактый керем дә китерәчәк. Ләкин моның өчен беренче мәлләрдә бик тырышырга һәм бушлай эшләргә дә туры киләчәк!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев