Логотип Идель
Бу – тема!

«БЕЗ – КЫРЫК БЕРЕНЧЕ ЕЛ БАЛАЛАРЫ» ӘСӘРЕ БУЕНЧА ФИЛЬМГА КАСТИНГ УЗДЫ. НӘТИҖӘЛӘР НИНДИ?

Бүген «Татаркино» оешмасы язучы Мөхәммәт Мәһдиевның «Без – кырык беренче ел балалары» әсәренә нигезләнеп төшереләчәк фильмга кастинг уздырды. Без дә, барып, кастингы үз күзләребез белән күреп кайттык.                              

Фильмның иҗат төркеме студентларны, укытучыларны, студентларның әти-әниләре, әсир фашистлар һәм башка рольләрне башкаручыларны сайлап алачак. Әсәрдә вакыйгалар сугыш чорында бара. Фильм татар телендә төшерелә, шуңа күрә кастингка килүчеләрнең татарча камил сөйләшүе төп шарт булып тора.        

Әдилә Шәмсетдинова тумышы белән Чувашия республикасы, Шыгырдан авылыннан. Бүгенге көндә Казан театр көллиятендә укый:

– Кастинг турында мөгаллимнәр хәбәр итте. Модый хәбәрләр безгә һәрчак килеп тора. Кастингта катнашу өчен шигырь, җыр, прозадан өзек өйрәндем. Моңа кадәр Кәрим Тинчурин театрындагы «Сәйдәш. Йокысызлык» спектаклендә катнашкан булды. Без анда бөтен төркемебез белән уйнадык, –  ди.

18 яшьлек Галиәкбәрәва Илзирә – Казан кызы:

– Әсәрне укый башладым. Әлегә нинди рольгә туры килүемне аңлап бетермим. Яхшы персонажны уйнасам әйбәт булыр иде инде (көлә). Үзеңне уйнау – иң җиңеле. Үзем кебек геройны уйнар идем, – дип сөйләде.

«Татаркино» оешмасы җитәкчесе Миләүшә Айтуганова:

– Кастингта 100дән артык кеше катнашырга теләк белдерде. Әллә ни реклама белән мавыкмадык, шулай да кызыксынучылар күп. Без 18-22 яшьлек кыз-егетләр эзлибез, укытучылар, эпизодик рольләрдә уйнаучылар кирәк. Яңа йөзләр күрергә телибез. Икенче тур да булачак. Анысында катнашучылардән шушы әсәрдән өзекләр сөйләтеп караячакбыз. Әлеге фильм өчен туры килмәгән кешеләр башка фильмнарга туры килергә мөмкин. Шуңа күрә кастингка яшь буенча чикләүләр куймадык, – диде.

Жюри әгъзасы, артист Ирек Хафизов төп кимчелекләр турында:

– Катнашучыларның төп кимчелеге – татар телләренең камил булмавы. Тагын бер кимчелек – күбесе кино белән театрны бутый. Монда театр уйнарга кирәк түгел, – дип сөйләде.

Фильм ел дәвамында төшереләчәк. Аның өчен 4 миллион 700 мең сум бүлеп бирелгән. Миләүшә Айтуганова әйтүенчә,  бу фильм өчен азрак сумма. «Бәлки, спонсорлар да эзлисе булыр», – диде ул. «Сугыш вакытында Арча районы Үрнәк авылында педагогика көллиятенең биналары булган. Хәзер анда аграр көллият урнашкан. Шул биналарда төшерергә телибез», – дип сөйләде фильмның иҗат төркеме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев