Логотип Идель
Бу – тема!

«ТВОЙ ХОД» БӘЙГЕСЕНЕҢ ФИНАЛЫ: КАЗАНДА СТУДЕНТЛЫК ЭНЕРГИЯСЕ КАЙНЫЙ!

7 октябрьдан 14 октябрьгә кадәр Идел буе дәүләт физик тәрбияләү, спорт һәм туризм университетында «Твой Ход Бөтенроссия студентлар бәйгесенең ярымфиналлары узды. Ул «Россия – мөмкинлекләр иле» платформасы кысаларында үткәрелә. Чара Казанда Идел буе федераль округының барлык төбәкләреннән 1600 студент катнашында узды. Бәйге нәтиҗәләре, катнашучыларның фикерләре, Яшьләр министырлыгының аңа бәясе турында безнең язмада укыгыз!

Ярымфиналга җыелгынчы катнашучылар апрель аеннан бирле махсус кушымтада күңегүләр, тестлар чишеп, бер берсе белән ярыштылар, жюри әгъзаләренә үз осталыкларын күрсәттеләр. Ә бәйгенең ярымфиналында студентлар күзгә-күз күрешеп эшлекле уеннарда катнаштылар. Монда инде башка этапларда алган белемнәрне күрсәтергә мөмкинлек шактый зур булды. Коронавирус таралу куркынычын исәпкә алып, конкурсантлар зур булмаган коллективларда эшләделәр. Алар өчен остаханәләр, тренинглар аерым залларда узды.

Ябылу тантанасында Татарстанның яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов та катнашучыларга үз теләкләрен җиткерде:

– Бәйгенең төп максатын бер урында бик күп сәләтле, бүгенгегә, үткәнгә һәм киләчәккә битараф булмаган яшьләрнең җыелуы һәм бергәләп эшләп, илебезне алга этәрүдә дип күрәм. Студентлар үзләре үсеп, камилләшеп, башкаларны да шуңа этәрәләр. Бу – бәйгенең искиткеч якларының берсе! Мин сезнең һәрбергезнең дә киләчәктә үз юнәлешендә профессиональ белгеч булачагыгызны беләм. Шуңа күрә барлык булган белемнәрегезне туплап, яңа танышлар табып, алга таба эшләргә энергия туплап, яхшы кәефтә өйләрегезгә кайтырсыз, дип ышанып калам. Без сезне, үз чиратыбызда, Татарстанда көтеп калабыз!

Без катнашучыларның да бәйге турында фикерләрен сорарга булдык:

– «Твой ход»ның ярымфиналы миңа бик ошады һәм искиткеч тәэсир ясады. Бәйгедә мин команда белән эшләгәндә, стресс вакытында, проект эшчәнлеге алып барганда үземне сынап карадым, нәрсәгә сәләтле булуымны белдем. Оештыру моментларына килгәндә, мин бик канәгатьмен. Чөнки программада, ял итү вакыты да тиешле рәвештә бүленгән иде, шулай ук, кураторлар һәм волонтёрларның да безнең белән аралашулары, ярдәм итәргә әзер булулары бик сөендерде. Финалга чыкмасам да мин бәйгегә рәхмәтлемен. Чөнки мин атна эчендә шуның кадәр тәҗрибә, белем тупладым, аны бәяләп тә бетерерлек түгел!

«Твой Ход» бөтенроссия бәйгесенең ярымфиналлары илнең барлык федераль округларында да узар дип планлаштырылды, аларда, гомумән, алганда 10 мең студент катнашачак. Нәтиҗәләрне инде бу елның ноябрь башында игълан ителәчәкләр. Ә бәйгенең финалына мең иң текә студент чыгачак. Финалда шул мең студент арасыннан 200 җиңүче билгеләнәчәк һәм аларны 1 млн сум күләмендә премия көтә. Татарстан студентлары да Сочида узачак финалга чыгачаклар, дип ышанып калабыз һәм алырга бары тик уңышлар гына теләп калабыз!

Зилә ДӘРҖЕМАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев