Логотип Идель
Бу – тема!

ТУГАН КӨНЕҢ НИ ӘЙТЕР: ТЫЛСЫМЛЫ САННАР

Саннар белән эшләү Индиядә барлыкка килгән. Нумерология – саннар арасындагы дини, эзотерик яки мистик бәйләнешләргә ышанучы фән. Туган көннең саны буенча кешенең холкын, хәтта киләчәген дә белеп була диләр. Нумерологлар кешенең туган көнен ишетүгә, аларның башында шул кешегә хас үзенчәлекләрне аңлау барлыкка килә икән.

Туган көнең синең турында нәрсә әйтә ала? Әйдә тикшерәбез!

1,10,19,28е туучылар – Кояш кешеләре. Аларга үҗәтлек һәм тиз кызып китүчәнлек хас. Шуңа да карамастан, алар бик тугры кешеләр рәтеннән. Моннан тыш, алар еш кына кешеләрне дә, вәзгыятьне дә контрольдә тотарга тели. Шул ук вакытта, алар яхшы бизнесмен һәм җитәкче исеменә дә лаек.  

2, 11, 20, 29ы туучылар – Ай кешеләре. Алар артык эмоциональ һәм нәрсәгә дә булса кызыксынуны тиз югалтучан. Бу кешеләрнең тормышы аклы-каралы юллардан тора, ягъни җиңүләре дә, уңышсызлыклары да чиратлашып килә. Әмма алар күңелле әңгәмәдәш һәм яхшы дус була беләләр.

3,12,21,30 көнне туучылар – Юпитер кешеләре. Алар түземсез, еш кына бәхәсләшергә, үз хокукларын исбатларга яраталар. Шуңа да карамастан, Юпитер кешеләре бик максатчан, ә гаилә алар өчен беренче урында. Кирәк вакытта алар «Юк!» дип әйтә беләләр.

4,13,22,31 саннары Раху кешеләренә хас. Боларны исә үпкәләтмәү хәерле булыр, чөнки алар кешеләргә ышанып бетми һәм хыянәтне авыр кичерә. Кәефләре булмаса, синең белән сөйләшеп тә тормаска мөмкинләр. Мондый кешеләр белән логика һәм акыл идарә итә. Раху кешеләре куелган максатларына һәрвакыт ирешә. Өстәвенә, алар хезмәт сөючән дә әле.  

Меркурий кешеләре  5,14,23  көннәрне туа. Алар яхшы бизнесменнар, акча мәсьәләсенә килгәндә, алар беренче урында. Җитмәсә, алар һәрвакыт үз фикерләрен дөрес һәм матур итеп җиткерә беләләр, яхшы шаярталар.  Әмма аларга ясалмалык, алдау кебек сыйфатлар да хас. Синең белән сөйләшкән вакытта тиз генә нәрсә дә булса уйлап табарга мөмкин.

Венералылар, 6, 15, 24 саннарда туучылар – бик әдәпле, сөйкемле, үзләренә тартып торучан. Алар креатив һәм зәвык яраталар. Тормышларының матди як дәрәҗәсе сокландыргыч һәм күпләр өчен үрнәк булырлык.

Кету кешеләренә 7,16,25 саннары хас. Алар кыюсыз, кәефләре тиз үзгәрүчән. Бу кешеләр артык ачык һәм кешеләргә тиз ышана. Моннан тыш, алар бик акыллы һәм көчле интуициягә ия.

8,17,26  саннары  Сатурнныкы. Алар оештыру сәләтенә ия, гаделлек яклы. Бу кешеләрне ешрак өлкәнрәк компанияләрдә күрергә була. Үткәннәргә үпкә саклау сәбәпле, әлеге кешеләр эчке депрессияләргә бирелә.

9,18,27 санлылар исә Марс кешеләре дип санала. Болар үч итәргә яраталар, бик кыю һәм импульсив, конфликтларны җиңел чишәләр. Өстәвенә, Марс кешеләре башкаларга барысын да бәреп, турыдан-туры әйтәләр. Үз алларына куйган бурычларны уңышлы һәм төгәл башкарып чыгалар.

Мондагы саннар тулысынча анализланмаган, чөнки нумерологик тикшерү алай гади эшләнми. Без шушы саннарда туган кешеләргә хас булган төп сыйфатларны гына аерып алдык. Ә тулы фаразны алыр өчен, нумерологлар кешенең үзе белән әңгәмә корырга тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев