Логотип Идель
Бу – тема!

«ТӘРБИЯЛӘНҮЧЕМ ӨЧЕН ОЛЫ АБЫЙ БУЛЫП КАЛЫРМЫН ДИП УЙЛЫЙМ»: КАЗАНДА ИҢ ЯХШЫ ҖӘМӘГАТЬ ТӘРБИЯЧЕЛӘРЕН БИЛГЕЛӘДЕЛӘР

Кичә Казанда «Балигъ булмаган балаларның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе-2022» бәйгесенең зона этабы узды. Анда биш җәмәгать тәрбиячесе үз тәҗрибәсе турында сөйләде.

Катнашучыларны Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сәламләү сүзләре белән каршы алды:

«Сезнең өчен тәрбияче – күңел кушуы буенча сайланган һөнәр. Мин сезгә бик сокланам, кайчагында без хәтта үз балаларыбыз белән дә уртак тел таба алмыйбыз. Ә сез игътибар кирәк булган балалар белән аралашыр өчен теләк һәм мөмкинлекләр табасыз. Уңышлар телим. Сез инде җиңүче!» – диде ул.

Бәйге ике этаптан торды. Башта тәрбиячеләр доклад формасында балигъ булмаган балалар белән эшләү тәҗрибәсе турында чыгыш ясады. Ә икенче этапта алар балалар белән эшләүгә кагылган сорауларга җавап бирде.  Бәйгенең ахырында 3 җиңүче билгеләнде. Алар арасында Җәзаларны үтәү һәм җинаять-хокукый характердагы башка чараларны куллану бүлеге башлыгы урынбасары Лариса Саберова белән Идел буе районы филиалының Җәзаларны үтәү Федераль хезмәтенең җитәкчесе Илдар Мөхәммәтҗанов та бар. Җиңүчеләр республика бәйгесенә барачак.

Лариса Саберова бәйгенең зур әһәмияткә ия булуы һәм җәмәгать тәрбиячесенең роле турында әйтеп бирде:

«Бала өчен дус, остаз булырга кирәк дип саныйм. Дөрес юлга чыгару, үзе сайлаган юлдан тыш башка юл барлыгын күрсәтү мөһим. Әгәр дә бала янында остаз булса, барысы да уңай тәмамланачак. Аны нәрсә белән булса да мәшгуль итәргә, буш вакыт калдырмаска кирәк», – дип сөйләде катнашучы.

«Беркайчан да кулларыңны төшермә, бирешмә, синең барысы да килеп чыгачак. Мин исә, җәмәгать тәрбиячесе буларак, һәрчак ярдәмгә кулымны сузачакмын. Ә син, зинһар өчен, аны кабул ит», – дип җиткерде Лариса Саберова проблемалары булган яшүсмерләргә.

Илдар Мөхәммәтҗанов республикада социаль куркыныч хәлдәге яшүсмерләрне тәрбияләүгә тиешенчә игътибар бирелә дип саный.

«Теләк кирәк. Проблемалары булган балаларда ышаныч уятсаң, бөтен сорауларны да хәл итеп була. Әти-әниләр үзләре дә аннан аңлап, безгә мөрәҗәгать итә башлый. Тәрбияләнүчем өчен олы абый, киңәшче булып калырмын дип уйлыйм», – дип бүлеште катнашучы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев