Логотип Идель
Бу – тема!

ТИЗДӘН БДИ: ВАКЫТНЫ ДӨРЕС БҮЛЕРГӘ ӨЙРӘНӘБЕЗ

БДИга әзерләнүчеләр! Вакытны дөрес файдаланып, имтиханга яхшы итеп әзерләнергә теләсәгез, бу язманы укыгыз.

1) Кызыксыну

Мәгълүмат синең өчен кызыклы булса, яхшырак истә кала. БДИга әзерләнгәндә бөтен мәгълүмат та 100% кызыклы була алмый анысы. Шуңа күрә өйрәнгән әйберләр эченнән үзең өчен кызыклы мәгълүматлар таба белү мөһим (көтелмәгән борылыш, факт, детальләр).

2) Мәгълүмат зурлыгы

Моңарчы күбрәк мәгълүмат үзләштерелгән булса, яңасы яхшырак истә кала. “Артык” белемнәрдән курыкма. Музейга, урманга бар, теманы дусларың белән бергә сүтеп җый. Болар барысы да коры текстны мавыктыргыч мәгълүматка әверелдерер.

3) Ял итү

Яңа мәгълүмат үзләштергәндә һәр 45 минут саен 10-15 минут ял итеп алыгыз. Ял вакытында йә йөреп керү, йә берәр физик эш эшләп башны ял иттерү яхшы булыр.

4) Кабатлау

Материалны тиешле дәрәҗәдә истә калды, дип санасаң да, аны күпмедер вакыт узгач, тагын бер кат кабатлап алу яхшы булачак. Мәсәлән, мәктәптән кайтканда, савыт-саба юганда яки киләсе мәгълүматны үзләштерә башлар алдыннан.

5) Шпаргалка

Шпаргалка ясыйбыз. Аны имтиханга алырга кирәкми. Барлык материалны тәртипкә китерү, план төзү өчен шпаргалка ясау бик файдалы.

6) Хәтер үзенчәлекләре

Кемнәрнеңдер күз хәтере яхшы, кемнәрдер ишетеп яхшырак истә калдыра. Күреп истә калдыручылар өчен текст, рәсемнәрне күрү, ишетеп яхшырак кабул итүчеләр өчен аудио, видеолекцияләр тыңлау яхшы.

Иң төп киңәш: вакытында ятып йокла, саф һавада йөр һәм дөрес туклан! Сәламәт тәндә сәламәт рух икәнлеген онытып җибәрмә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев