Логотип Идель
Бу – тема!

TIKTOK КАРАП, БДИга ӘЗЕРЛӘНЕП БУЛАМЫ?

TikTokта син барыбер көннәр буе утырасың. Тик иң яхшысы – анда утырган вакытыңны БДИга әзерләнергә ярдәм итәрлек аккаунтларны карап уздыру. Без сиңа имтиханнарга багышланган күңелле, файдалы һәм кызыклы контент тәкъдим итәбез!

@piterville

Мондагы видеоларны карап, имтиханга әзерләнүне кем генә күңелсез эш дип әйтер икән? Бу аккаунт революциягә кадәр булган Россияне, рус классикларын сурәтләүче һәм мемнар яратучы 4 егет турында. Егетләрнең төшергән тиктоклары кызыклы гына түгел, ә бик файдалы да! Әдәбият һәм тарих белән бәйле иң мөһим фактларны син нәкь шушы аккаунт аша белә алачаксың. Тизрәк языл!

@english_show

Биредә исә инглиз теленең бөтен нюанслары да телешоу, сериаллар һәм мультиклар мисалында сөйләнә. Инглиз телеңнең грамматика һәм лексика ягын камилләштерергә уйласаң, рәхәтләнеп шушы аккаунтны кара.

@yana.matematika

Әгәр син бу биткә язылсаң, Яна сиңа БДИ һәм ГДИ (ОГЭ) биремнәрен юмор белән чишәргә өйрәтәчәк. Тапкырлау һәм бүлү белән кыенлыкларың булса да, ул сиңа аларны җиңел итеп кенә аңлатып бирәчәк. Монда син төрле логарифмнарга һәм мәсәләләргә бәйле файдалы лайфхаклар таба алачаксың.

@dochka_uchilki

«Укытучы кызы» сине русча җөмләләрдә дөрес итеп сүзләрне куллану, сүзгә басым кую һәм башка бик күп төрле кагыйдәләр белән таныштырачак. Юк, аны тыңлап утыру күңелсез түгел, «укытучы кызы»ның кызыклы итеп имтиханнарга әзерләүдә тәҗрибәсе бар.

@ege.lite

Бу МДУда укыган егетнең аккаунтында син химия һәм биология фәннәре буенча файдалы белешмәләр таба алачаксың. Имтиханга психологик һәм менталь яктан әзерләнүгә багышланган бик файдалы роликлар да бар монда.

@infa_na_5

Биредәге информатика укытучысының юмор хисе бик көчле. Кыска-кыска гына роликлар ярдәмендә ул сиңа информатика фәненең бөтен нечкәлекләрен дә күрсәтәчәк.

@umschgeo

Аккаунтның хуҗасы география фәнен табигать, һава торышы белән бәйли. Картада шәһәрләрне түгел, ә файдалы казылмаларны табарга яратсаң, бу синең өчен инде! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев