Логотип Идель
Бу – тема!

ТЕАТРЛАР САБАНТУЕ – 2022: ТӨП НӘТИҖӘЛӘР

Сабантуйлар төрле була: федераль Сабантуй, авыл Сабантуе, шахтерлар Сабантуе, журналистлар Сабантуе. Әмма шулар арасында иң мавыктыргычы, мөгаен, театраль Сабантуйдыр. Үзегез уйлагыз: болай да эмоцияләре ташып торган артистлар берсеннән-берсе кызыклырак ярышларда катнашалар. Бу язмада мин сезгә Минзәләдә узган 14 нче театраль Сабантуй турында сөйләрмен.

 

18 июньдә Минзәлә шәһәрендә Татарстан театрларының XIV Сабантуе уздырылды. Бәйрәмдә 10 театр коллективы һәм танылган сәнгать әһелләре катнашты. Театраль Сабантуйны Татарстан хөкүмәте ярдәмендә Республиканың мәдәният министрлыгы, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Минзәлә районы хакимияте, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры оештырды. 13 ярышта К.Тинчурин, С.Өметбаев исемендәге Минзәлә, Г.Кариев исемендәге Казан яшь тамашачылар, Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама, Г.Камал исемендәге академия, А.Гыйләҗев исемендәге Чаллы, Әлмәт, Г.Тукай исемендәге Әтнә һәм Чаллы курчак театрлары катнашты.

Театраль Сабантуйларны үткәрү традициясе 2005 елда башланып киткән. Артистлар һәм театр хезмәткәрләре беренче тапкыр Биектау районы Әлдермеш авылында җыелганнар. Сабантуйның беренче оештыручылары К.Тинчурин театры булган. Шул елдан башлап, Татарстанның төрле районнарында театраль Сабантуйлар гөрли башлаган да инде. 2022 елда бәйрәм Казаннан иң ерак урнашкан районнарның берсе – Минзәләдә уздырылды.

Театрлар барлыгы 13 уенда үз көчләрен сынады. Алар:

  1. Капчык киеп сикерү
  2. Кул көрәше
  3. Көянтә белән чабу
  4. Йомырка кабып чабу
  5. Авыш баганага менү
  6. Волейбол
  7. Бию марафоны
  8. Чүлмәк вату
  9. Аркан тартышу
  10. Таяк тарту
  11. Капчык белән сугышу
  12. Гер күтәрү
  13. Көрәш

Шулар арасыннан эмоциягә  иң бай ярышлар турында язам.

Быелгы бәйрәм башка елларда булмаган, яңа гына кертелгән уеннарга, бәйгеләргә бай иде. Мәсәлән, волейбол 2022 елда гына сабантуй бәйгесе булып игълан ителде. Иң текә 4 команда Минзәләдә «финалда» ярышты. Минем өчен бу иң эмоциональ уеннарның берсе иде. Үзегез карагыз: финалда Камал һәм Чаллы театрлары тигез баралар. Берничә туптан соң җиңүче исеме билгеле булачак. Бер яктан Камал артистлары «Камал» дип кычкырса, икенче яктан Гыйләжев театры «Чаллы» дип җан ата. Уйнаучылар (артистлар) я «мин», я «алам», «чыкмый!» дия дия туп бәрә. Исәп 16:17, соңгы туп барысын да хәл итә. Һәм… Чаллы театры 18 нче тубын кертеп, җиңүче булып чыга.

Башка Сабантуйларда күрелмәгән бию марафоны да бар иде биредә. Бу ярышта һәр театрдан берешәр пар, төрле халык  биюләрен биеп, беренчелек өчен көрәште. Финалга Минзәлә театры, Камал театры һәм Тинчурин театры чыктылар. Нәтиҗәдә, Тинчуриннар җиңү яулады, ләкин Минзәлә халкы (кунаклар күбесенчә минзәләлеләр иде) моңарга ризасызлыгын белдерде, хәтта сәхнәгә менеп үз фикерләрен дә әйттеләр.

Сабантуйның иң төп ярышы - , әлбәттә, көрәш. Ул 3 үлчәү категориясендә узды. 70 килограммга кадәрге үлчәү авырлыгында көрәш батыры -  Кариев театрыннан Илфат Гыйбадуллин. 80 килограммга кадәрге үлчәү авырлыгында җиңүне Кариев театрыннан Муса Камалов яулады. Ә 80 килограммнан артык үлчәү авырлыгындагы көрәш батыры -  Минзәлә театрыннан Илназ Хисмәтуллин. Абсолют батыр өчен көрәшкә Муса Камалов һәм Илназ Хисмәтуллин чыктылар. Үлчәү авырлыгында аерма булуга кармастан, Кариев театры артисты чиста җиңү белән беренчелекне яулады.

Быел, башка еллардан аермалы буларак, төп бүләкне бер артист кына түгел, ә тулаем бөтен театр алды. Билгеләрне бөтен ярышларның балларын кушып билгеләделәр. Төп нәтиҗәләр:

1 урын - К.Тинчурин театры

2 урын – С.Өметбаев исемендәге Минзәлә театры һәм Г.Кариев исемендәге Казан яшь тамашачылар театры

3 урын – Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама театры

4 урын – Г.Камал театры һәм А.Гыйләҗев исемендәге Чаллы театры

5 урын – Әлмәт театры

6 урын – “Әкият” курчак театры

7 урын – Г.Тукай исемендәге Әтнә театры һәм Чаллы курчак театры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев