Логотип Идель
Бу – тема!

ТЕАТР ЭТИКЕТЫНЫҢ 9 КАГЫЙДӘСЕ

Элек-электән театр этикеты күп очракта рәсми тантаналар һәм кабул итүләр этикетын кабатлап килгән, шуңа күрә аның шартлары һәм чикләүләре дә бик күп. Без театрда, тамашачылар залында үзеңне ничек тотарга кирәклекне искә төшерергә булдык.

1.Театрга барганда, киемне яхшылап сайлау мөһим. XXI гасырда хатын-кызларга спектакльгә кичке күлмәк кию, ир-атларга смокингтан булу кирәк түгел. Әмма гадәттәгечә киенү дә дөрес түгел. Мәсәлән, джинсы чалбар һәм кроссовкилар киеп килү – театрны хөрмәт итмәү билгесе. Итек, ботинкалардан спектакльне карау да яхшы түгел. Кызларга иң яхшысы – матур гына күлмәк белән түфлиләр, ә егет кешеләргә – костюм белән галстук.

2. Театр бинасына кергәндә, ир-ат хатын-кызга ишекне ачарга, контролерга билетларны күрсәтергә тиеш. Этикет буенча спектакльгә вакытыннан алдарак килергә кирәк. Егерме минут алдан килсәң, гардеробка өске кием-салымны тапшырырга һәм спектакльне башкаручыларның составы булган программаны сатып алырга җитешәчәксез.

3.Залда үз урыннарыгызга өченче кыңгыраудан да соңга калмыйча утырыгыз. Әгәр урыннарыгыз рәтнең уртасында урнашкан булса, кырыйдагыларга комачауламау өчен, алдан ук кереп утыру киңәш ителә. Шунысын да исегездә тотыгыз: чит кешеләрнең урыннарын алу – әдәпсезлек билгесе.

4.Тамаша барган вакытта аякларны бер-берсенә кую, урындык читендә утыру, алгы кәнәфинең аркасына таяну һәм аңа аяк белән тибү дә матур күренеш түгел.

5.Театрның төп кагыйдәсе – тынлыкны саклау. Спектакль башланыр алдыннан кесә телефоннарын сүндерегез, алар тамашачыларга гына түгел, артистларга да комачаулый. Спектакль барышында актерларның уенын, шулай ук башка тамашачыларның үз-үзләрен тотышы турында сөйләшмәгез. 6.Театрга чәчләрне туздырып килү – начар билге. Алар утыргычларның аркаларына гына түгел, ә тамашачыларның кием-салымнарына да эләгергә мөмкин. Шулай ук артык кабарып торган прическалар белән килү дә артта утырган тамашачыларга кыенлыклар тудырачак. Шуңа күрә чәчләрне матур гына җыеп, җиңелчә прическалар белән йөрү киңәш ителә.

7. Нинди генә матур һәм кечкенә пакет белән килсәгез дә, театр залына аны үзегез белән алып кермәгез.

8.Шулай ук спектакль барышында нәрсә дә булса ашап, эчеп утыру тыела. Аның өчен антракт вакытында буфетка төшәргә мөмкинлек бар.

9. Әгәр кеше спектакль барган вакытта залдан чыгып китә икән, ул шул рәвешле тәрбиясезлеген күрсәтә. Спектакль бөтенләй ошамаса да, китәр өчен антрактны көтәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев