Логотип Идель
Бу – тема!

СӘЛӘТТӘ ЯШЬ ЙӨРӘКЛӘР БАЛКЫЙ!

«Яшь йөрәкләр» – «Сәләт» яшьләр үзәге ярдәме белән чынга ашырыла торган театраль лаборатория. Аның максаты – киләчәк буынга рухи һәм әхлакый-эстетик тәрбия бирү, яшьләрнең иҗади сәләтләрен ачу. Лабораториянең катнашучылары – театр дөньясы белән кызыксынучы, үзен иҗат кешесе буларак күргән, сәхнә яратучы яшьләр.

Проект үз эшен октябрьдә кабул итү кампаниясеннән башлаган, ничәме-ничә гаризадан 10 катнашучыны гына сайлаганнар. Октябрь аеннан ук дәресләр, экскурсияләр, очрашулар уза башлаган. Лабораториянең төп укытучылары – Татарстанның атказанган актрисалары Миләүшә Шәйхетдинова һәм Зөлфия Вәлиева.

Без проектның кураторы Алсу Вәлиева белән сөйләшеп алдык:

«Яшь йөрәкләр» театр лабораториясенең программасы бик бай: һәр атна укытучыларыбыз театр осталыгы буенча дәресләр үткәрәләр. Ә атна уртасында катнашучылар өчен төрле экскурсияләр, очрашулар, спектакльләргә бару, танылган актерлар белән остаханәләр каралган. Шулай ук, без Г.Камал исемендәге татар дәүләт Академия театры белән яхшы элемтәдә торабыз һәм аларга безнең хыялларыбызны чынга ашырырга ярдәм итүләре өчен чиксез рәхмәтебезне белдерәбез!»

Берничә ай эчендә генә дә проект кысаларында ничәмә-ничә чара узган! Барлыгы унга якын дәрес үткәрелгән, Г.Камал театры бинасы, цехлары буенча экскурсия оештырлган, шулай ук, катнашучылар «Шәрык» интерактив клубына белән танышканнар, Г.Камал театрының артистлары Әсхәт Хисмәт, Фирая Әкбәрова, Раушания Юкачева, Ришат Ахмадуллин белән очрашуда катнашканнар. Алга таба да проект үз эшчәнлеген дәвам итәчәк.

Мөһим хәбәр: «Яшь йөрәкләр» театр лабораториясе яңа катнашучылар көтеп кала! Әгәр дә син театр дөньясына гашыйк һәм аның белән тагын да якынрак танышасың, театр осталыгына төшенәсең, актерлар белән элемтәдә буласың килә икән, гариза биреп «Яшь йөрәкләр»гә кушыла аласың! Тулырак мәгълүматны һәм гаризаны «Сәләт» сайтында таба аласың!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев