Логотип Идель
Бу – тема!

РЭП ҺӘМ КАМЫР ХАУС: ЗАМАНЧА «КАМЫР БАТЫР» НИНДИ УЛ?

Казанда «Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссура фестивале башланды. «Һөнәр» яшь режиссёрларның спектакльләре белән танышу мөмкинлеген бирә. Өченче ел рәттән фестиваль Г.Кариев театрында уза, биредә ул яңа янәлеш, яңа сулыш ала. Шул уңайдан фестиваль кысаларында театрда «Камыр батыр» спектакле күрсәтелде. Тамашачыларга татар халкының иң танылган әкияте яңача башкарылышта тәкъдим ителде. 

Спектакль – II нче «TAMGA» режиссёрлар лабораториясендә Марфа Горвиц ясаган эскизның дәвамы. Бу гади татар халык әкияте генә түгел, балалар аңа яңа сулыш өргән. Сценарий бүгенге заман чынбарлыгына нигезләнеп язылган. Драматург Алексей Житковский театр студияләрендә шөгыльләнгән яшүсмер кыз-егетләр белән бергәләшеп әкият лабораториясендә «Камыр батыр»ны яңарткан. Әкият хәтта Marvel галәме стилен хәтерләтә дисәк тә була. «Камыр батыр» гадәти булмаган сәләткә ия геройларның маҗаралары турында заманча сагага әверелгән. Спектакльнең эчтәлегенә күз салсак, анда биш батыр образы сурәтләнгән: Камыр батыр, Тиз батыр, Җил батыр, Төз батыр һәм Суык батыр. Алар бер төркемгә җыелып, гаҗәеп маҗараларга юлыга: алда аларны кызык та, сәер дә вакыйгалар көтә. Спектакльдәге текә ханның кансыз һәм иркә кызы Гөлчәчәк хәзерге бай кызларын хәтерләтеп сурәтләнгән. Шоу күрергә теләп, хан кызы кияүләр ярышын игълан итә. Шулай итеп, Камыр батыр һәм аның дусларына бирелгән сынауларны үтәп чыгарга туры килә.

Заманча әкияттә геройлар рэп укый, интернетта утыра һәм үз бизнесларын булдыра. Камыр батыр һәм аның дуслары «Камыр хаус» ачып, үзләре пешергән камыр ризыкларын сата башлыйлар. Биредә нәкъ хәзерге көндәге кебек ашамлыкларны суынганчы китереп бирү, социаль челтәрләрдә аларны рекламалау күрсәтелгән.

Спектакль балалар өчен генә кызык булып калмады. Хәтта өлкән яшьтәге апа-абыйлар да заманча «Камыр батыр» дан таң калды. Балалар спектаклендәге проблемалар олыларны да уйланырга мәҗбүр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев