Логотип Идель
Бу – тема!

РЕНАТ ӘЮПОВ: «КОРБАНКОЛЫЙ АДАШКАН, РУХИ ЯКТАН ТҮБӘНЛЕККӘ ТӨШКӘН ЯШЬЛӘРНЕ КАНАТЛАНДЫРА»

21 октябрь көнне Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында режиссёр Ренат Әюпов тарафыннан куелган «Сөннәтче бабай» спектакленең пресс-показы узды. Төп рольдә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Әзһәр абый Шакиров иде.

Спектакль Гаяз Исхакыйның әсәрләрен берләштергән, ягъни үз эченә ул «Кәләпүшче кыз», «Ул әле өйләнмәгән иде», «Остазбикә» һәм «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәрләрен алган. Бу идеянең ничек тууы хакында режиссёр Ренат Әюпов әйтеп үтте:

– Яшь буынның, мәктәп укучыларының кайвакыт матур әдәбиятны укырга вакытлары җитми. Театр сәнгате аркылы аларны әдәбиятка алып кереп була. Гаяз Исхакый – драматург, прозаик буларак та, безнең татар җәмгыятендә таныш шәхес. Ләкин балалаларга ул нинди яктан кызыклы булыр иде соң? Исхакый язган әсәрләр яшьләргә кызыклы булсын өчен, «Сөннәтче бабай» хикәясен генә түгел, ә берничә әсәрне берләштерү идеясе туды.

Әлбәттә, сәхнәдә бөтен хикәяләр дә тулысынча чагылмый. Тамашачыларга алардан нинди дә булса цитата яисә бер кисәк кенә күрсәтелә. Бу дөньяда адашкан геройлар бабай янына киңәшләшергә, дөрес юлны табарга киләләр.

– Корбанколый адашкан, рухи яктан түбәнлеккә төшкән, ориентир тапмаган яшьләрне канатландыра, аларга юл күрсәтә, – диде режиссёр.  

Ренат Әюпов сүзләренчә, «Сөннәтче бабай» спектаклендә хәзерге көндә дә актуаль булган мәсьәләләр күрсәтелә: катнаш гаиләләр мәсьәләсе, хатын-кызларның җәмгыятьтәге урыны, җәмгыятьтә хатын-кызларга карата булган стереотиплар. Спектакльнең төп идеясенә килгәндә, ул болай яңгырый: мәхәббәт үлемне җиңә. Бу очракта мәхәббәт гади авыл кешеләренең тормышын да, бөтен халыкның язмышын да үз эченә алган киң төшенчә буларак күз алдында тотыла. Корбанколый – үз милләте өчен җан бирергә әзер бабай.

Спектакльнең үзенчәлекләренә килгәндә, этнографик детальләр, предметлар һәм татар халкының гореф-гадәте, сөннәткә утырту дөрес итеп тасвирланган.

Шунысы гаҗәпләндергеч: сәхнә белән тамашачылар арасында бернинди чикләр дә юк. Залда утырганда, тамашачы үзен дә шушы хәлләрдә катнашкан итеп тоя. Рәтләр арасыннан салынган озын басма аша спектакльнең геройлары уза, алар шул басмада сөйләшәләр, аерылышалар... Өстәвенә, әлеге басма сөннәтче бабайның өенә адашкан җаннарны да алып килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев