Логотип Идель
Бу – тема!

ПСИХОСОМАТИКАНЫ АЧЫКЛАУЧЫ ТЕСТ

Психосоматика – шәхес сыйфатлары һәм соматик авырулар арасында булган элемтәне өйрәнүче фән. Кеше авыруларының күбесе эчке проблемалар белән бәйле. Психосоматик авырулар күңелсез хәлләр, стресс һәм эмоциональ тотрыксызлык нәтиҗәсендә барлыкка килә.

Синдә әлеге авыруларның барлыкка килү дәрәҗәсе күпме икәнен ачыклау өчен, без кечкенә генә тест узарга тәкъдим итәбез.

1.Синдә еш кына бер сәбәпсез эчке киеренкелек күзәтеләме?

Әйе-3 балл

Кайчагында-2 балл

Юк-1 балл

2.Син озак вакытлар ачу, канәгатьсезлек хисен тыясың да, ә аннары бомба шикелле шартлап, барысын да тышка чыгарасың.

Әйе-3 балл

Кайчагында-2 балл

Юк-1 балл

3.Көчле эмоциональ йөкләнешләр вакытында физик халәтеңнең начарлануын сизәсеңме?

Әйе-3 балл

Кайчагында-2 балл

Юк-1 балл

4.Берәр төрле катлаулы хәл яисә стресстан соматик авыру барлыкка килгәне бармы?

Әйе-3 балл

Кайчагында-2 балл

Юк-1 балл

Ә хәзер шушы балларны куш та, нәтиҗәне кара.

? 4-6 балл – психосоматик авырулар барлыкка килү ихтималы түбән.

Син проблемалар һәм күңелсезлекләрне уңышлы кичерәсең, аларны тиз үткәреп җибәрәсең. Стрессны дуслар белән сөйләшү, спорт белән шөгыльләнү, табигать белән аралашу ярдәмендә киметә беләсең.

? 7-9 балл – психосоматик авырулар барлыкка килү ихтималы уртача.

Гадәттә, син психологик яктан тотрыклы һәм стрессны сәламәтлек өчен җитди үзгәрешләр китерми генә, кичерә аласың. Кайчагында син эмоциональ, тик син организмыңны ишетә беләсең, кирәк вакытта үз-үзеңне тынычландыра аласың. Синең, мөгаен, үзең белән һәрвакыт кирәкле даруларың да буладыр әле.

? 10-12 балл – психосоматик авырулар барлыкка килү ихтималы югары.

Синең организмың стресс очраклары күзәтелгәндә, аларга соматик җавап бирә. Син бик эмоциональ, бөтенесен дә күңелеңә якын аласың һәм эчеңдәге хисләреңне беркемгә дә сөйләмисең. Син ярдәмгә мохтаҗ икәнеңне аңлыйсың, тик аны турыдан-туры сорый алмыйсың. Бәлки, сиңа үз эмоциональ һәм физик халәтеңне җайга салу өчен, стресслы ситуацияләрдә психотерапевт ярдәме кирәктер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев