Логотип Идель
Бу – тема!

ПСИХОЛОГИК АЛЫМНАР – ҮЗЕҢНЕ ЫШАНЫЧЛЫРАК ХИС ИТҮ ЮЛЫ

Психология белән «дус булу» бик мөһим. Бу фәннең алымнары әңгәмәдәшне үзеңә каратырга, кирәк чакта үзеңне якларга ярдәм итә. Тик кайберәүләр аларны манипуляция белән бутый. Дөрес итеп кулланылган психологик фокуслар кешегә төрле очракларда югалып калмаска булыша. Шунысын да истә тоту яхшы: психологиядә хәйләкәрлексез булмый. Иң киң таралган психологик алымнар белән язмада таныша аласың.

1. Әгәр зур компаниядә утырганда бөтен кеше дә берьюлы көлә башлый икән, һәркем үзенә ошаган кешегә караячак. Бу шул кеше белән якынаерга теләү билгесе булып тора.

2. Әңгәмәдәшеңә комплимент яңгыратсаң, ул сиңа карата мәрхәмәтлерәк булачак. Гомумән, җылы сүзләр хәтта бер күргән кешедә дә мәңгелек тәэсир калдырырга сәләтле.

3. Кемне дә булса үзеңә гашыйк иттерергә теләсәң, аның гадәт, юморын һәм хәрәкәтләрен кабатла, бер дә ялгышмаячаксың!

4. Имтихан вакытында укытучыга үзеңнең материалны яхшы белүеңне күрсәт, гәрчә алай булмаса да. «Сез укыган лекцияләрдән чыгып, мин шуны әйтә алам» кебек фразаны куллан.

5. Бәхәсләшкән вакытта тавышыңны күтәрмә. Шул чакта гына сине тыңлаячаклар һәм сүз иреге бирәчәкләр.

6. Үзеңә карата кызыксыну уятасың килсә, күп сөйләшмә. Үзең турындагы яңалык, фикерләрне әйтеп бетермәскә тырыш. Шулай ук үзеңнең начар гадәтләреңне дә телгә алмау киңәш ителә.

7. Һәрбер әһәмияте зур булмаган хәл өчен дә гафу үтенмә. Мәсәлән: «Гафу ит, соңга калдым» түгел, ә «Рәхмәт мине көтеп торганың өчен» дип әйтү зарур.

8. Әңгәмә вакытында ешрак аралашкан кешенең исемен атарга тырыш. Һәр кеше өчен дә үз исемен ишетү иң матур аваз булып санала. Шул рәвешле ул сине яхшы һәм игелекле дип уйлаячак.

9. Берәр чыгыш алдыннан сагыз чәйнәсәң, каушау һәм борчылу югалачак. Ә кирәкле мәгълүматны истә калдырырга теләсәң, классик көй кушып куй. Эш шунда ки, сүзсез музыка баш миенә кирәкле яңалыкның күбрәк өлешен истә калдырырга ярдәм итә.

10. Берәр кешегә киңәш биргән вакытта әти-әниеңне атарга онытма. Кешеләр әти-әни, әби-бабайдан килгән киңәшләргә күбрәк колак сала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев