Логотип Идель
Бу – тема!

ПСИХИКА ҺӘМ РИЗЫК: ЯХШЫ КӘЕФ ӨЧЕН НӘРСӘ АШАРГА?

Галимнәр ачыклавынча, безнең кәефебез нәрсә ашавыбыздан тора. Диеталарда утырган кешеләрне тиккә генә ачулы, усал итеп күрмибез икән. Әле тагын тәм-том, күп бәрәңге һәм фастфуд ашаган кешеләр депрессиягә тиз бирелә диләр белгечләр. Шулай булгач, безнең һәрберебез өчен иң яхшысы – дөрес туклануны саклау, туклыклы матдәләргә бай ризыкларны гына куллану. Ә бу язмада исә кәефне күтәрү өчен иң файдалы азык-төлекләрнең исемнәре китерелде. 

КАРАҖИЛӘК

Бер карасаң, бөтен җиләкләр дә файдалы, ләкин караҗиләкне галимнәр беренче урынга куя. Ул баш миенең эшләвенә уңай тәэсир итә һәм кәефне күтәрә икән. Шуңа күрә караҗиләкне килограммлап ашагыз, иптәшләр!

ЙОГУРТ

Безнең эчәклекнең файдалы микрофлорасы үзебезне ничек хис итүебезгә генә түгел, ә баш миенең сәламәт эшләвенә дә йогынты ясый. Шуның өчен йогуртлар ашарга киңәш ителә. 

СКУМБРИЯ БАЛЫГЫ

Майлы балык организмга депрессия белән көрәшергә ике ысул белән булыша: баш мие өчен кирәкле омега-3-6-9ны майлы кислота белән тәэмин итә һәм D витамины белән иммунитетны ныгыта.

КӘБЕСТӘ ҺӘМ КУЗГАЛАК

Галимнәр баш миенең эшчәнлегенә зур йогынты ясый торган 12 туклыклы элементны өйрәнгән һәм кәбестә белән кузгалакта иң күп кыйммәтле ингредиентлар барлыгын ачыклаган. Алар әйтүенчә, бу яшелчәләр үз эчләренә С витамины һәм фолий кислотасы ала.

СЫЕР БАВЫРЫ, ЙОМЫРКА ҺӘМ КҮРКӘ ИТЕ

Боларны нәрсә берләштерә дисезме? Болар – В12 витамины чыганаклары. Күпчелек вегетарианнар әлеге витаминның җитмәвеннән интегә. Сәламәт психика өчен сыер бавырын, күркә итен һәм йомырканы еш ашарга тырышырга кирәк.

ЯШЕЛ ЧӘЙ

Яшел чәйне күп кеше ябыгыр өчен эчә. Бу эчемлек матдәләр алмашын тизләтә, йөрәк-кан тамырлары авыруларын, яман шешнең үсүен киметә һәм психик авырулар барлыкка килүне кисәтә. Димәк, сәламәт булам дисәгез, гадәти кара чәйне эчүне киметеп, яшел чәйгә өстенлек бирергә кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев