Логотип Идель
Бу – тема!

ПОКЕМОН, ЛИЛИПУТ ҺӘМ ӨРӘКЛӘР: 10 ПОПУЛЯР АНИМЕ

Япон мультфильмнары инде ничә ел буена үз популярлыгын югалтмый. Аларны кечкенәләр дә, өлкәннәр дә яратып карый. Синең алда – Япониянең тулы метражлы, иң шәп 10 мультфильмы.

1. «Ариэтти из страны лилипутов», 2010

Кешеләрдән качып йөрүче лилипутларны тапкан ялгыз малай турындагы әкият бу. Ул «Дюймовочка»ны хәтерләтә дисәк тә була.

2. «Принесса Мононоке», 1997

Әлеге мультфильм – режиссер Хаяо Миядзакиның экологик эпосы. Табигать рухларының кешелек белән бәрелеше турындагы риваять беренче секундыннан ук җәлеп итә.  

3. «Покемон: Фильм первый» («Мьюту против Мью»), 1998 

Бу Пикачу белән Коның дебюты. Фильм мультсериалның беренче сезоны вакытыннан ук башлана. Шул ук вакытта ул берничә вакыйгадан тора: аларның уртасында хәрби Покемон яхшылык покемоннары белән көрәшә.

4. «Дораэмон: Останься со мной», 2014

Стилистик яктан заманча аниме. Укучы малайның йокы бүлмәсенә киләчәк илчеләре керә дә, Дораэмон роботын бүләк итә. Ул анимеда малайны яшәргә өйрәтә. Бу японча Карлсон дип әйтсәк тә ялгышмаячакбыз.

5.  «Дитя погоды»,  2019

Ә монысы яңгырлар белән идарә итә торган гаҗәеп кыз турындагы әкият. Ләкин кызның әлеге сәләте бик куркыныч булып чыга. Кызны нинди маҗаралар көтәчәк?

6. «Рыбка Поньо на утёсе», 2008

Хаяо Миядзаки моны максималь рәвештә балалар өчен эшләгән. Бу гаилә белән карый торган мультфильм биш яшьлек малайның һәм тылсымлы балыкның дуслыгы турында сөйли.

7. «Ходячий замок», 2004 

Әлеге мультфильмны кечкенәдән үк күпләр карагандыр. Сюжет үзе инглиз әкиятчесе Диана Уинн Джонс китабына нигезләнгән. Биредә Убырлы карчыкның өе сыман, ягъни йөри торган йорт сурәтләнә.

8. «Твоё имя», 2016

Комплекслы тема берьюлы берничә чынбарлыкта – узган, хәзерге вакытта һәм төшләрдә үсеш ала. Ә барысы да егет һәм кызның җаны гәүдәләре белән алышудан башлана. Эчтәлек бик кызыклы, карамый калырга ярамый!

9. «Унесённые призраками», 2001 

Күпме бала шушы мультфильм белән үскән икән, ә? Кыскасы, кыз әти-әнисе белән сәяхәткә чыгып китә дә, могҗизалар иленә, җеннәргә һәм өрәкләргә юлыга.

10. «Истребитель демонов: Поезд «Бесконечный», 2020

Биредә геройлар чабышалар, төшләр сөйлиләр һәм кара көчләрне үтерәләр... Кыскасы, эчтәлекне аңлау авыр биреләчәк. Ләкин карый башлагач, кызыклы булып тоелачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев