Логотип Идель
Бу – тема!

«ӨЙЛӘНӘМ.TAT»: КАМАЛ ТЕАТРЫ ҖӘМГЫЯТЬТӘГЕ ПРОБЛЕМАЛАРГА ЙОДРЫК БОЛГЫЙ

Камал театрында – премьера! «Өйләнәм.tat» дип исемләнгән «усал комедияне» без дә карап кайттык. Нәрсә ошады да, нәрсә ошамады? Карарга киңәш итәбезме? Җавап – безнең язмада.

Спектакльдән нәрсә көтәргә?

Спектакль Раннур исемле яшь журналистның (Фәннур Мөхәммәтҗанов) редакциядән туры эфирга чыгуы белән башланып китә. 25 яшьлек егет өйләнергә тели. Дөресрәге – әтисенең аны тизрәк өйләндерәсе килә. Раннур үзенә күрә «кастинг» игълан итә:

– Өйләнәм! Хатын гына табасы калды, - ди ул.

Әмма аның «кастинг»ына килергә атлыгып торучылар гына күп булып чыкмый. «Свидание»га килүчеләр дә берсе артыннан берсе егетне тетрәндерә: беренчесен очрашуга туганнары мәҗбүриләп җибәргән, икенчесен энесе җитәкләп алып килгән (апасы кияүгә чыкмыйча әтиләре моңа өйләнергә рөхсәт итми икән), өченчесе баласы белән икесен ташлап чыгып китән «шомыртын» оныта алмый, дүтенчесе – очрашуга бару өчен «спорить иткән» җилбәзәк кыз...

Әлеге төп линиядән тыш, спектакльгә тагын берничә миниатюра килеп керә. Журналистлар таксист Шөхрәт (Илдус Габдрахманов), 60 ел бергә гомер кичергән Гөлсем апа белән Һидаять абыйлар (Фирая Әкбәрова, Илдус Әхмәтҗанов), икенче хатын алган Гали (Алмаз Гәрәев), күрәзәче Гайсә (Илтөзәр Мөхәммәтгалиев), тракторист Мулланур (Искәндәр Хәйруллин)  кебек образлар белән интервью кора. Нәкъ менә шушы геройлар исеменнән автор җәмгыятьтәге төрле проблемаларга шелтә белдерә. «Өйләнәм.tat»ның «усал комедия» буларак тамашачыга тәкъдим ителүенең нигезендә шушы ята.

Фикерләргә күз салыйк:

Илгиз Зәйниев, пьеса авторы, режиссер:

– Журналистлар безнең спектакльләрне карарга килә бит. Сәхнәдә төрле һөнәр ияләрен күрсәткәнебез бар. Укытучылар турында да, табиблар турында да, нефтьчеләр турында ада... Ә журналист һөнәренә багышланган пьеса моңа кадәр юк иде кебек. Шушы тема ярдәмендә җәмгыятьтәге барлык проблемаларны да күтәреп була. Журналист төрле шәхесләр белән очраша, аралаша бит. Вакыйгаларның редакциядә баруы дөньяда барган, бер-берсенә бәйле булмаган кебек тоелган вакыйгаларны, мәсьәләләрне дә бәйли.

Рамил Вәҗиев, Татарстанның атказанган артисты:

– Бу премьераны бик озак көттек. Ул инде апрельдә уйналырга тиеш иде. Билгеле хәлләр аркасында бу сузылды. Спектакльдә журналист эше белән бәйле кызыклы хәлләр тасвирлана. Барыгызны да көтеп калабыз!

Фәннур Мөхәммәтҗанов, артист:

– Мин спектакль буе булачак тормыш иптәшемне эзләячәкмен. Табаммы-юкмы – монысын үзегез күрерсез!

Данис Хисмәтуллин, студент:

– Спектакльдә бик актуаль темалар күтәрелә. Әмма драматургия дигән әйберне, эзлеклелекне мин монда күрә алмадым. Конфликт та юк диярлек. «Өйләнәм.tat» миниатюралардан төзелгән. Аларның һәрберсендә нәрсәне дә булса тәнкыйтьлиләр, тормышны күрсәтәләр. Нәрсәсе беләндер «Мунча ташын» хәтерләтте.

Миләүшә Хәбетдинова, галимә, филология фәннәре кандидаты:

– Әлеге спектакльне «усал комедия» буларак аннонслаганнар иде. Яңа сезонга «Җитәр куркып утырырга!» дигән шигарь белән аяк бастылар. Әмма йодрыкларын кесәгә качырдылар. Һаман бар эшебез кесә эченнән йодрык селкүгә генә кайтып кала...

«Ялкын» спектакльне карарга киңәш итәме-юкмы?

Спектакльдән чыкканда күңелгә нидер җитми калды. Бигрәк тә аның йомгагы ләззәт китермәде. Пьесаны сәхнәләштерә башлаганда ахыры әле язылып бетмәгән булган да, аны «Әйдә, тәмамлыйсы бар. Бу ялгыз, бу да ялгыз. Шуларны кавыштырып куйыйк», - дип кенә төгәлләгәннәр кебек фикер туды.

«Өйләнәм.tat» дәвамында көләрлек тә, уйланырлык та урыннар байтак анысы. Фирая апа Әкбәрова белән Илдус абый Әхмәтҗановның 60 ел бергә гомер кичергән карт белән карчыкны уйнауларын карар өчен генә булса да спектакльгә барырга була. Журналист Раннур белән башта матур гына итеп сөйләшеп утырган әби белән бабай тора-бара кызып китеп, ачуланыша, әллә нәрсәләр әйтешә, бер-берсенең серләрен ачарга тотына.

– Шушы 60 ел дәвамында аның миннән ничә тапкыр киткәнен санасаң, 60 елның 30ы кала микән әле?! – ди Гөлсем апа.

– Җитәр! Аерылам! – дип кычкыра аңа Илдус абый.

– Ә син миннән аерыла алмыйсың! – ди аңа хатыны.

– Ник аерыла алмыйм?

– Аерылу өчен башта язылышырга кирәк! – дип кычкыра аңа Гөлсем апа.

– Хатын белән тору «страшный» авыр хезмәт ул, - ди карт, - паспорттан сызып атарлык булмагач, китү китүмени инде ул?

Ничек кенә булмасын, ахырдан татулашып, бергә чәй эчәргә кереп китә алар:

– Әйдә, картым, чәй куям. Бөтен авыруларың да үтәр, - ди аңа карчыгы.

Калган кызыклы моментларны, спектакльнең ничек тәмамлануын Камал театрының үзенә барып карап кайтыгыз, дуслар. Сөйләп бетерсәң, аннан тәме калмас!

Фотолар Г.Камал театрының матбугат хезмәтеннән алынды. Автор: Фоат Гарифуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев