Логотип Идель
Бу – тема!

«ОЙ, СИН НӘРСӘ!», «ШАЯРТМА ИНДЕ»: КОМПЛИМЕНТЛАРНЫ НИЧЕК КАБУЛ ИТӘРГӘ ӨЙРӘНЕРГӘ?

Нигә без комплиментларны кабул итә алмыйбыз? Ни өчен үзебезгә карата әйтелгән матур сүзләрдән соң без кыенсыну һәм оялу тоябыз? Ягымлы сүзләргә ничек җавап бирергә? Бу турыда әлеге язмада сөйләшербез.

Гадәттә, син комплиментларга ничек карыйсың? Миңа калса, күп очракта син «Юк инде», «Ой, син нәрсә!», «Шаяртма инде» дип җавап бирәсеңдер. Дөресен генә әйткәндә, бу проблема (әйе, бу проблема!) күпләр арасында киң таралган. Үзенә карата әйтелгән комплимент яисә мактау сүзләрен бик сирәк кеше генә адекват рәвештә кабул итә белә. Психолог Гай Винч фикеренчә, безгә кечкенәдән мактану – начар гадәт, дип өйрәтәләр. Шуңа күрә дә без комплиментларны кабул итүне мактану белән бутыйбыз. Моннан тыш, тагын берничә сәбәп аркасында без ягымлы сүзләрдән баш тартабыз.

Беренчедән, әйтелгән комплимент безгә туры килми дип уйлыйбыз. Моңа инде түбән үзбәя гаепле.

Икенчедән, кешеләр безне бәялиләр дип уйлыйбыз. Мәсәлән, «син соңга калып йөрмисең, бу бик яхшы» сүзләре белән безгә җаваплылык та ята. Шунлыктан, без бу сүзләрдән качарга тырышабыз һәм аларны кабул итмибез.

Өченчедән, аралашу күнекмәләрен белмәү, сөйләшергә теләмәү дә үз ролен уйный. Бу кешенең психотип һәм холкыннан торырга мөмкин. Интернетта фотолар астына комплиментлар җыю җиңелрәк, килешәсеңме?

Һәм дүртенчедән, кеше үз казанышларын дөрес бәяли алмый һәм җай килгәнгә яисә уңыш елмайганга гына барысы да килеп чыкты, дип әйтә. Мондый күренеш еш очрый.

Комплиментларга ничек җавап кайтарырга соң?

«Кабул ит, арттыр һәм алга бар». Шушы принцип турында ишеткәнең бармы? Аның асылы – комплиментны рәхмәт әйтеп кабул итү, аның эффектын арттыру һәм аннан файда алу. Мәсәлән, синең кайсы ягыңа карата мактау сүзләре әйтелде, шуларга алга таба да игътибарыңны юнәлтергә, аларны камилләштерергә мөмкин. Әңгәмәдәшеңнең комплиментларына елмаеп, рәхмәт дип кенә түгел, ә, мәсәлән, «кәефем тагын да күтәрелде» дип куй. Әгәр дә сиңа комплиментны яратмаган яисә ятышсыз кешедән ишетергә туры килсә, бер нәрсә дә җавап бирмичә китәргә мөмкин. 

Ә иң мөһиме – үз-үзеңне ярату һәм үзеңнең яхшы якларыңны күрү, ә җитешсезлекләреңә кирәк чакта күз йома белү. Монысы инде һәр кешенең үзеннән тора.

Ничек итеп җавап кайтарырга киңәш ителми:

1. Әдәпле булырга тырышып кына сиңа комплимент ясаучының үзенә ягымлы сүзләр «сипмә», бу бер дә килешми. Чын күңелдән теләсәң генә, мактап куй.

2. Комплимент ишеткәч, әллә кая борылма яисә китеп үк барма. Әңгәмәдәшеңә карарга тырыш.

3. Ягымлы сүзләр артында ниндидер этлек ята дигән уйны башыңа да кертмә.

4. Сиңа комплиментларны сирәк ясаулары турында әйтәсе булма, бигрәк тә егетләр алдында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев