Логотип Идель
Бу – тема!

НИ ӨЧЕН?: САГЫЗ

Ни өчен сагыз эшкәртелми? Ни өчен кайбер кафе-рестораннарда бөтнекле сагыз бирәләр? Ни өчен борчылганда сагыз чәйнәргә кирәк? Җаваплар «Ни өчен?» сәхифәсендә.

Ни өчен сагыз эшкәртелми?

Сагызның нигезен пластик тәшкил итә. Ул ашказаны юлы буйлап үзгәрешсез уза. Әмма аның составындагы өстәлмәләр, ароматизаторлар бик яхшы эшкәртелә.

Ни өчен кайбер кафе-рестораннарда бөтнекле сагыз бирәләр?

Рестораннар бушлай бөтнекле (мята) сагызны ашказанын тынычландыру өчен бирә. Бөтнек ашказаны трактындагы мускулларны тынычландыра. Шулай ук составында бөтнек булган азык-төлекләр безне сару кайнау (изжога), артыгын ашау, ашказаны эшләмәүдән дә коткара.

Ресторан өчен безнең ашказаны авыртуыннан интегүебез кирәкми, аңа безнең шат, бәхетле булып кайтып китүебез, аннан бирегә кабат-кабат әйләнеп кайтуыбыз кирәк.

Ни өчен борчылганда сагыз чәйнәргә кирәк?

Мөһим сөйләшү, чыгыш, вакыйга алдыннан борчылсагыз, сагыз чәйнәп карагыз. Чәйнәгән вакытта баш мие «мин куркынычсызлыкта» дип уйлый. Һәм кеше тынычлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев