Логотип Идель
Бу – тема!

МИЛЛИ ҖАНЛЫ «АПУШ» ТЕАТРАЛЬ СТУДИЯСЕНӘ 1 ЯШЬ!

2022 нче елның февраль аенда Казан Мэры патронажы ярдәме белән «Апуш» татар балалар театр студиясе ачылды. Март аеннан башлап «Сәйдәш» Мәдәният үзәгендә, ә соңрак «Чулпан» һәм «Ленин» исемендәге мәдәният үзәкләрдә театраль студияләр гөрләп эшли башладылар. Менә инде бер ел дәвамында Казанның иң яшь артистлары татар телендә спектакльләр чыгара, төрле чараларда катнаша, шәһәрнең мәдәни тормышында кайный. Ел дәвамында студияның нинди уңышларга ирешүе, үсүе турында без «Апуш» шәкертләре һәм  җитәкчесе Айгөл Файзрахманова белән сөйләштек.

– Студиянең барлыкка килү тарихы нинди?

– Казанда балалар өчен татар театр студиясе булдыру теләге миндә күптәннән туган иде. Шул идея белән мин Гүзәл Сәгыйтовага бардым, ул да шул турында хыялланган икән. Безнең идеяләр тәңгәл килеп, Гүзәл Рәмзилевна миңа ышаныч белән бу эшне тапшырды һәм студия барлыкка килсен өчен бөтен мөмкинлекләр бирде. 2022 елның 27 февралендә кастинг үткәреп, март башыннан ук эшкә тотындык.

– Апуш студиясе башкалардан нәрсә белән аерылып тора?

– Студиянең төп максаты – укучыларда татар теленә кызыксыну уяту, яшьләргә иҗади сәләтләрен ачарга ярдәм итү, милли мәдәниятне үстерү. Шуңа күрә безнең репертуардагы барлык әсәрләр дә татар әдәбиятыннан алынган. Тагы бер төп үзенчәлегебез – безнең барлык дәресләр дә татар телендә бара. Хәтта театр, вокал өлкәләрендә һәм хореографиядә кулланыла торган терминнарны да без булдырган кадәр татар теленә тәрҗемә итәбез. Балаларны да татар телендә фикер йөртүгә, аралашуга этәрергә тырышабыз.

Остазлар арасында Резедә Сәләхова, Сәлимә Әминова, Лилия Зәйнуллина, Алия Фәйзрахманова, Зөлфия Вәлиева, Миләүшә Шәйхетдинова, Ринат Мифтахов, Ландыш Фәттәхова, Алмаз Сабирҗанов, Миләүшә Гыйлметдинова, Гөлнара Шәйхетдинова кебек танылган иҗат әһелләре бар.

– Бер ел эчендә нинди уңышларга ирештегез?

– Бу елны без бик тырышып эшләдек, чаптык. Ел дәвамында 3 студиядә 4 спектакль күрсәттек – «Апушның тылсымлы төшләре», «Зоопарк- әлифба», «Әбугалисина», «Кечтүк». Студияләр күбәйгәч, балалар саны да артты, бүгенге көндә 90 укучыбыз бар.

– Студияләрегез турында сөйләгез әле?

– «Апушның тылсымлы төшләре» спектакле премьерасында Казан шәһәре мэры Илсур Метшин да булды. Шунда ул безнең эшебезне ошатып, хуплап «Казаныбызның һәрбер районында «Апуш» театраль студиясе булырга тиеш!» диде. Шуннан соң «Чулпан» мәдәният үзәгендәге студия ачылды, соңрак инде «Ленин» исемендәге мәдәният йортында да апушлылылар җыела башлады. Алар арасында бернинди конкуренция юк, чөнки барысы да бер максатка эшли. Яңа студияләр ачылу шәһәрнең һәм Татарстанның башка районнарында яшәүче балаларга тагы да күбрәк мөмкинлекләр бирде.

Минем өчен безнең спектакльләрдәге иң мөһим әйбер – төркемдәге барлык балаларның да катнашуы. Төп рольләрдән тыш, һәрбер укучының чыгышы булырга тиеш. Чыгыш ясап кына алар үз-үзләрен сынап үсә алалар.

«Апуш» шәкертләренә «Сезнең өчен студия ул...?» дигән сорау бирдем. Менә аларның җаваплары:

– Апуш ул – гаилә, иң әйбәт театр, гашыйк булу, дуслар, иң зур сәхнәм, тормышым, команда.

– Ни өчен сез нәкъ менә «Апуш»ны сайладыгыз? Казанда башка театраль студияләр дә бар бит?

– Безнең кайберләребез рус театр студиясен ташлап, монда килде. Чөнки аларның туган телләре – татар телендә шөгыльләнәсе килде. Өстәвенә безгә мондагы укытучылар ошады, чөнки аалар үз эшләренең остазлары. Көчләрен жәлләмичә алар безне бик күп әйберләргә өйрәтәр, тылсымлы театр дөньясы белән таныштыралар.

– Монда сез нәрсәләргә өйрәндегез?

– «Апуш»та без театр сәнгатенең серләре белән таныштык. Сәхнәдә үз-үзеңне тоту, сыгылмалы булу, телне дөрес куллану, татар телендә дөрес сөйләшү, тәнне тыңлау, тавышыңны ишетү – боларның барысын да без дәресләрдә өйрәндек. Актерлык осталыгы, сәхнә теле, вокал дөресләре безгә бик күп белемнәр һәм мөмкинлекләр бирә. Киләчәктә актерлар булмасак та, монда алган дәресләребез безгә гомер буе кирәк булачак. 

«Апуш» студиясе тагы бик күп еллар тамашачыны куандырып, яңадан-яңа спектакльләр чыгарыр, милли җанлы балалар тәрбияләр дип өметләнәбез. Уңышлар, «Апуш»лылар!

Салават КАМАЛЕТДИНОВ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев