Логотип Идель
Бу – тема!

«МИҢА САЛКЫН ТИДЕ, ЛӘКИН ТЕМПЕРАТУРАМ ЮК»: НИГӘ КАЙБЕРӘҮЛӘРНЕҢ ТЕМПЕРАТУРАСЫ КҮТӘРЕЛМИ?

Әле күптән түгел генә танышым авырып, күрешә алмый тордык. Хәле юк, йөткерә, гел йокысы килә... Юк, бу сез уйлаган яңа авыру түгел) «Миңа салкын тиде, ләкин минем температурам юк, димәк, эшкә бара алам»,  – диде ул миңа. Ни өчен кайбер кешеләрнең авырган вакытта температурасы күтәрелми соң? Бу нормаль хәлме? Бу сорауларга җавапларны әлеге язмада эзләрбез.

Кайбер кешеләрнең иммунитеты зәгыйфь булу аркасында, авырганда, температурасы юк. Безнең илдә андый кешеләр бик күп, бу бик начар билге. Грипп һәм ОРВИ сезонын аякта кичерү бик шәп, әлбәттә. Ләкин медицина башка фикердә шул: нормада инфекция эләгү температура күтәрелү белән күзәтелергә тиеш, шулай итеп организм көрәшергә тырыша. Температураның булмавы берничә әйбердән торырга мөмкин. Әйтик:

1. Иммунитет халәте

Нормада ялкынсыну реакциясе тән температурасы күтәрелү белән бергә бара. Иммунодефицит күзәтелгәндә, бу булмаска мөмкин.

2. Вирус төре

Табигатьтә мең төрле вирус һәм бактерияләр бар. Еш кына безнең иммунитетыбыз аларга төрле реакция бирә. Куркынычрак дип санаган вирусларга ул кискен реакция ясый, ягъни температураны күтәрә, ә, көчсезрәкләрен болай гына үткәреп җибәрә.

3. Дарулар кабул итү

Авырту, кызышу һәм ялкынсынуга каршы эффектка ия булган даруларны гел-гел кабул итү ялкынсыну реакциясендә катнашучы матдәләр җитештерүне һәм температура күтәрелүне тыя.

Температура булмауның тагын бер сәбәбе – аутоиммун авырулар, мәсәлән, ревматоидлы артрит.

Салкын тиеп, температура булмаган очракта ничек дәваланырга соң? Вируслы инфекциядән дәваланганда, симптомнарны күздә тоту кирәк. Фурацилин яки мирамистин белән авызны чайкату, күбрәк су эчү, борынны тоз эремәсе белән юу, бүлмәләрне җилләтү тизрәк терелергә ярдәм итәчәк. ОРВИ һәм грипп вакытында антибиотиклар кулланырга ярамаганлыгын истә тоту яхшы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев