Логотип Идель
Бу – тема!

ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕН ЯХШЫРАК ҮЗЛӘШТЕРЕРГӘ ЯРДӘМ ИТҮЧЕ ФИЛЬМНАР

Имтиханнарга әзерлекнең эффективлыгы аның төрлелегенә бәйле. Күзаллауны киңәйтү һәм җәмгыять буенча белемнәрне камилләштерү өчен фильмнар карау – менә дигән ысул! Аларны язма биремнәр өчен аргумент итеп кулланырга мөмкин. Шуңа күрә без җәмгыять тормышындагы сорауларга һәм проблемаларга кагылышлы  фильмнарны тупладык.

Изгой/Cast Away, 2000 ел

Фильм хәзерге Робинзон Крузо турында дисәк тә була. Һәлакәт аркасында Чак Ноланд утрауга эләгә. Кино хәзерге дөньяда шәхеснең социальләшүе һәм ниндидер сәбәпләр аркасында аның социаль тәҗрибәләре югалу проблемасын сурәтли.

Сквозь снег/Snowpiercer, 2013 ел

Якын киләчәк сурәтләнә. Планетадагы техноген һәлакәт аркасында бөтен  урман һәм чәчәк аткан бакчалар урынына хәзер җирдә кар белән боз ята. Ә тормыш исә бары тик туктамыйча бара торган зур поездда гына сакланган. Поездның һәрбер вагоны – иминлек һәм социаль баскычның аерым дәрәҗәсе. Иң хәерчеләр һәм хокуксызлар поездның «койрыгына» урнаша, байлар исә – поездның беренче вагоннарына. Поезддагы тормыш концлагерьга охшаган. Кимсетелгән һәм рәнҗетелгән кешеләр арасыннан гаделлекне торгызырга теләүче бердәнбер кеше була.

Черное зеркало/Black Mirror, 2011ел

Сериалның төп идеясе – фәнни-техник казанышларның һәм мәгълүмат өлкәсенең кешегә, аның психологиясенә, мөнәсәбәтләренә һәм гомумән җәмгыятькә йогынтысын тикшерү. Кино хәзерге фәнни проблемалар, фәнни-техник революциянең уңай һәм тискәре нәтиҗәләре белән таныштыра. 

Реальная цена моды/The True Cost, 2015 ел

Фильм без кигән кием, аны тегүче кешеләр һәм мода индустриясенең дөньяга йогынтысы турында сөйли. Рациональ куллану, чыгымнар, хезмәт хакы, глобаль проблемалар – документаль фильмда шушы темаларга фикерләшү бар.   

«Мужчины, которые построили Америку», 2012 ел

Сериалда танылган кешеләр тарафыннан дөньяның әкренләп үсүе, яңа җитештерү өлкәләрен ачу сурәтләнә: тимер юллар һәм машиналар, электр һәм шәһәрләр үсеше, сәнәгать җитештерү һәм нефть чыгару. Бу тарих белән 8 серия эчендә генә танышырга мөмкин. Сериал чыгарылыш сыйныф укучыларына «Кеше», «Җәмгыять», «Иҗтимагый алгарыш», «Фәнни-техник революция», «Глобальләштерү» һәм башка темаларны яхшырак өйрәнергә ярдәм итә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев