Логотип Идель
Бу – тема!

МЕРЧЕНДАЙЗЕР БЕЛӘН ВЕТЕРИНАРНЫ НӘРСӘ БЕРЛӘШТЕРӘ?

Бер-берсенә бөтенләй якын тормаган ике һөнәр: мерчендайзер һәм ветеринар. Һәрберсенең кызыклы һәм үзенчелекле яклары бар. Әлеге һөнәрләргә кайда укырга була, аларның нинди кыенлыклары бар? Барысын да тәртипләп аңлатабыз.

Merchandising: сатып ал һәм алып сат

«Merchandising» – инглиз теленнән «сату-алу эшләрен планлаштыру һәм стимуллаштыру» дип тәрҗемә ителә. Эшчәнлекнең нәтиҗәсе буларак билгеле бер ноктада товарның сатылу күләме сизелерлек дәрәҗәдә артырга тиеш. Әлеге эшне мерчендайзер башкара.

Мерчендайзер билгеле бер урында товарның тиз сатылуы өчен җавап бирүче һөнәр иясе. Шулай ук гипермаркет һәм супермаркетларда товарны тезү, урнаштыру да аның бурычы. Гадәттә, эше 3–20 кибеттә була.

Бер мизгелгә генә күз алдыңа китер: кибеткә кердең, ә андагы бар азык-төлек теләсә ничек таралып ята. Берәр нәрсә сатып аласы килер иде микән? Билгеле бер брендны тәкъдим итүче мерчендайзер тәртипне дә контрольдә тота.

Тарихка күз салсак...

Мерчендайзер башкарган эшләр элек тә булган, әмма аерым һөнәр буларак ул 2000 елларда барлыкка килә. Нәкъ менә әлеге чорларда төрле компанияләр конкурентлар арасында юкка чыкмыйча күтәрелү һәм үсү өчен яңа алымнар куллана башлый. Шул рәвешле, товарны «күзгә» күренә торган итүче һәм сатып алырга ымсындыра алучы мерчендайзер һөнәре барлыкка килә.

Кайда укырга?

– Мәскәү дәүләт университеты (Московский государственный университет);

– Мәскәү дәүләт идарә университеты (Государственный университет управления);

– В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты (Казанский инновационный университет им. В.Г.Тимирясова);

Казан илкүләм тикшеренү технология университеты (Казанский национальный исследовательский университет) һ.б.

Төп сыйфатлары:

– энергиясе ташып тора;

– аралашучанлык;

– сабырлык;

– аналитик фикер йөртү сәләте;

– чыдамлылык;

– игътибарлылык;

– яхшы хәтер;

– оештыру сәләте булу;

– җаваплылык.

Күпме хезмәт хакы ала?

20–30 мең сум.

Мерчендайзер һөнәренең уңай һәм тискәре яклары:

«+»:

– үсеш мөмкинлеге;

– кешеләр белән аралашырга, уртак тел табарга өйрәнү;

– мерчендайзер офиста гына утырмый, һәрчак хәрәкәттә;

– сатудан кергән процентлардан өлешчыгарга мөмкин;

– әлеге һөнәр ияләренә ихтыяҗ зур.

«–»:

– кешеләр белән аңлашылмаучанлыклар килеп чыгу ихтималы бар;

– товар белән эш итү сәбәпле, гәүдәнең бил өлешендә авыртулар булырга мөмкин.

«Ветеринар» дигәч, күз алдына Айболит образы килеп баса. Якын дуслары – җәнлек-җанварлар өчен Африкага кадәр барып җиткән әлеге табибны бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез. Беренче карашка, барысы да бик җиңел кебек (мультфильмда бигрәк тә!)... Тик, шулай да, кем соң ул барыбызга да бик таныш һәм шул ук вакытта таныш булмаган һөнәр иясе?

Ветеринар

Ветеринар – мал-туар, җәнлек-җанварларны дәвалаучы һәм сәламәт булу өчен профилактика чараларына өйрәтүче һөнәр иясе. Аның хезмәте күбесенчә дөрес диагноз куя белүгә, ягъни баш миен эшләтүгә кайтып кала, чөнки малның язмышы турыдан-туры табибның нинди нәтиҗә чыгаруына бәйле. Шул ук вакытта кул белән эшләнә торган эшләре дә җитәрлек.

Тарихка күз салсак...

Хайваннарны кулга ияләштерү белән, аларны дәвалый торган белгечләргә ихтыяҗ туа. Ветеринарлар барлыкка килгәнче, көчле эпидемияләр еш була. Нәтиҗәдә терлекләр күпләп кырыла, ә кешеләр ачлыктан үлә. Урта гасырларда ветеринария мәктәпләре барлыкка килә. Беренче ветеринарларны Пётр I чит илдән чакырта.

Ветеринар – һаман да кирәкле һәм әһәмиятле һөнәр. Әлеге белгечнең төп бурычлары булып стерильләштерү, кастрацияләү, орлыкландыру, прививка ясау һ.б. тора. Авыллардагы ветеринарлар болардан тыш терлек ашый торган азыкны да контрольдә тота.

Кайда укырга?

– Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе (Казанская государственная академия ветеринарной медицины им. Н.Э.Баумана);

К.И. Скрябин исемендәге Мәскәү ветеринария академиясе (Московская ветеринарная академия им. К.И. Скрябина) һ.б.

Төп сыйфатлары:

– хайваннарны ярату;

– аларны аңлый белү;

– сабырлык;

– чыдамлылык;

– кыюлык;

– оперативлык.

Күпме хезмәт хакы ала?

Уртача 33 000 сум.

Ветеринар һөнәренең уңай һәм тискәре яклары:

«+»:

– дүрт аяклы дусларның да, аларның ике аяклы хуҗаларының да хөрмәте;

– шәхси оешмаларда эшләгән очракта ирекле эш графигы;

– шактый югары хезмәт хакы;

– стабильлек – әлеге һөнәргә ихтыяҗ һәрчак булачак.

«»:

– җәрәхәтләнеп, инфекция эләктерү куркынычы зур;

– стресслы эш;

– дәүләт оешмаларында нормага салынмаган график, төнлә эшләргә туры килүе ихтимал;

– дәүләт оешмаларында эшләгән очракта түбән хезмәт хакы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев