Логотип Идель
Бу – тема!

МАТЕМАТИКА ҺӘМ РУС ТЕЛЕ: ТЕЛЕГРАМ – БДИда ЯРДӘМЧЕ

Язмада урта һәм чыгарылыш сыйныф укучылары өчен актуаль телеграм-каналлар тупланды. Алар җиңел генә математика һәм рус теленнән мәктәп материалын үзләштерергә, имтиханнар бирергә юнәлдерелгән.

МАТЕМАТИКА

Математический просвет

Һәрбер темага аңлаешлы итеп бирелгән материалны табып була. Автор БДИга әзерләнергә булыша, җиңел һәм күңелле текст белән биремнәрне аңлата.

Олимпиадная геометрия

Биредә олимпиадада очрый торган мисал, биремнәр җыелган. Кайбер катлаулы биремнәр видеоформатта да аңлатып бирелә. Комментарийләрдә үз җавапларың белән бүлешеп, башкалар белән аралаша аласың.

Непрерывное математическое образование

Каналда төрле файдалы мәгълүмат җыелган: китаплардан өзекләр, файдалы мәкаләләр, лекцияләр анонслары, биремнәрне чишү. Өстәвенә, математиклар белән әңгәмә һәм видео да бар әле.

Общий знаменатель

Монда математика дөньясының барлык яңалыкларын да табып була. Бәхетең булса, синең мәсьәләңне дә чишеп бирәчәкләр.

Я математик

Каналда математика буенча китаплар, видео, мәсьәлә, әңгәмә, олимпиадалар тупланган. Каналны алып баручылар математика фәненә кагылышлы һәр актуаль яңалыкны соңга калмыйча чыгарып бара, файдалы мөмкинлекләр белән бүлешә.

РУС ТЕЛЕ

Учитель русского | Русский язык

Каналның исеменнән үк авторның рус теле укытучысы икәнлеген аңлап була. Үз блогында ул мәктәп программасының катлаулы биремнәрен һәм кагыйдәләрне карый, сүзләрнең килеп чыгышы турында сөйли. Тик ул каналга бу елның февраль башыннан нәрсә дә булса кертеп баруны туктаткан. Шуңа да карамастан, анда элек чыгып барган күп кенә файдалы язмалар бар.

Смысловые галлюцинации

Көнгә бер тапкыр бу телеграм-каналда нинди дә булса катлаулы һәм сирәк кулланыла торган сүз чыгып бара. Аңа язылсаң, кызыклы яңа сүзләр өйрәнерсең һәм сүзлек байлыгын үстерерсең.

Русский язык (Грамотность)

Тыныш билгеләре, сүз басымы, авыр сүзләр язылышы, паронимнар, фразеологизмнар – боларның барысын да монда табачаксың. Бонус буларак кечкенә викториналар да көн саен куела.

Грамотность на «Меле»

Бу телеграм-канал ярдәмендә син телдән сөйләшкәндә һәм язганда хаталар җибәрми башлаячаксың. Биредә рус теленнән катлаулы күнегүләрне гади тел белән аңлатып, төп кагыйдәләрне искә төшерергә һәм бәхәсле биремнәрне чишеп чыгарга ярдәм итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев