Логотип Идель
Бу – тема!

КӨЗГЕ БАЛНЫ ШӘП ҮТКӘРҮ СЕРЛӘРЕ

Тиздән мәктәпләрдә беренче чирек тәмамлана. Кемгә ничек, ә миңа ул вакыт контроль эшләрне эшләүдән, диктантлар язудан тыш көзге бал белән ассоциацияләшә. Ләкин кайчандыр ул безнең мәктәптә кабак һәм яфрак  костюмына киенү, көзге җырлар белән генә чикләнә иде. Бу язмада мин сезгә бу бәйрәмне кызык һәм креатив үткәрәрү серләре турында язырмын. Киттек!

Хеллоуин

Хеллоуинны бездә нишләптер кабул итеп бетермиләр һәм еш кына аны “җеннәр бәйрәме” дип атыйлар. Ә Хеллоуинны кызыклы, үзечәлекле костюмнар киеп, билегеле бер рамкалардан бераз читләшеп, күңел ачу буларак кабул итәргә кирәк. Аның асылында канлы, куркыныч геройлар булмаска да мөмкин бит. Хеллоуинның иң төп + ягы: балаларга фантазияләрен эшләтергә һәм иҗат итәргә мөмкинлекләр күп. Ул костюм сайлауда да, номерлар куйганда да күренәчәк.

Костюмнар

Монда шуны истә тотарга кирәк: укытучылар Фредди Крюгер, канлы шәфкать туташы, куркыныч клоун костюмнарын бик үк кабул итеп бетермәскә һәм хеллоуин идеясен кире кагарга мөмкинләр. Шуңа күрә костюмнарны сайлаганда канлы, артык реалистик һәм натуралистиклардан баш тартырга тырышыгыз. Ләкин шулай да бәйрәм тематикасын онытып, гади күлмәктән генә килмәгез. Матур ведьма, карачкы, яраткан персонажыгыз булып киенә аласыз.

Залны бизәү

Бәйрәм үткәреләчәк бүлмәне сез кабаклар белән, картоннан киселгән ярканатлар, ведьма шләпәләре белән бизи аласыз. Түбәндәге рәсемнәр сезгә ярдәм итәр дип ышанып калам.

Сценарий

Сценарийга килгәндә аның креативлыгы бары сезнең фантазиядән тора. Бәйрәмне тематикбәйгеләр, югалган персонажны (кәләш, ведьма, кара песи) эзләргә кирәк булган квест яисә тематик концерт форматында эшли аласыз. Шулай ук бәйрәм азагында иң шәп костюм, иң шәп чыгыш, иң күп балл җыйган сыйныфларга бүләкләр бирергә мөмкин. Тик шуны онытмагыз: бәйрәмне оештырыр алдыннан идеяләрегезне укытучыларга сөйләгез, аларга Хеллоуинның асылын, куркыныч булмаганын аңлатып бирергә кирәк. Үзләре дә костюмнардан килсәләр тагы да шәбрәк була.

Көзге кафе

Көзге балны кызыклы үткәрер өчен тагы бер идея - аны көзге кафе форматында үткәрү. Аның асылы нидән тора: бәйрәм үткәрелә торган бүлмәгә (актлар залы, коридор, спортзал) кафедагы шикелле өстәлләр тезелә һәм һәрбер өстәл артында аерым бер сыйныф кына утыра. Алар үз өстәлләрен көзге тематикада бизи, ашамлыклар алып килә, бөтенесе бер төстән киенеп килә.

Бу форматка концерт номерлары белән бергә бәйгеләр кушылган сценарий туры килер. Аны тамашачыларга меню форматында тәкъдим итү тагы да кызыграк булыр. Бәйрәм азагында иң матур бизәлгән өстәл, иң креатив номер, иң актив сыйныфларны бүләкләргә була. Залны көзге атрибутлар, шәмнәр белән бизәргә мөмкин. Алып баручы официант кебек киенсә дә артык булмас.

Бал

Бу бәйрәмне юкка гына көзге бал дип атамыйлар бит. Шуңа күрә бәйрәмне үткәрер өчен тагы бер идея- аны классик бал форматында үткәрү. Кү алдына китерегез: кызлар матур күлмәкләрдә, егетләр костюмнардан, муеннарына күбәләк такканнар, классик музыка. Нинди романтика бит. Пушкин чорлары вайбын хәтерләтә. Бу бәйрәмне мәктәп кысаларында да үткәрү мөмкин. Тик моның өчен иң мөһиме - бөтен мәктәпне (югары сыйныф укучыларын) вальс биергә өйрәтү. Сценарийны да чын бал форматына туры китерлек язарга кирәк булачак, кызлар - барышнялар, егетләр - кавалерлар. Ә бәйрәм азагында иң күркәм парны сайлап, аларны балның патшасы һәм патшабикәсе буларак сайларга була. Кичә барышында классик җырлар гына яңгыраса, ахырда заманча җырлардан шәп дискотека ясап була. Бу идея - 19 гасырга чумыр өчен шәп мөмкинлек.

Кыскасы, көзге бәйрәмне мәктәптә төрле форматта үткәреп була. Өстәвенә бөтен форматларга да көзге ярминкә, уңышлардан күргәзмәне дә өстәргә мөмкин. Иң мөһиме- “укытучылар ничек кушты, шулай эшлибез” дип әйтмәгез. Бәйрәмнең кызыклы һәм гомергә онытылмавы бары тик сездән, сезнең фантазиягез һәм активлыгыгыздан тора. Уңышлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев