КИБЕРКУРКЫНЫЧСЫЗЛЫК: КЕМГӘ ЫШАНМАСКА, ШӘХСИ МӘГЪЛҮМАТНЫ НИЧЕК САКЛАРГА – ИНТЕРНЕТТА ЦИФРЛЫ ИМИНЛЕК КАГЫЙДӘЛӘРЕ
Интернет – зур байлыкны үзенә туплаган бер сандык: ниләр генә юк анда. Исем-фамилияләр, адреслар, номерлар, карталар, хәтта тавышлар да саклана монда. Сүз цифрлы шәхесләр, ягъни чын кешеләрнең виртуаль прототиплары турында бара. Интернетта үзегез турында нинди дә булса мәгълүмат кертәсез икән, саклану чараларын да белергә кирәк. Әлеге язмада киберкуркынычсызлык турында сөйләшербез.
Интернетта шәхси мәгълүматны, акчаларны урлау ысуллары күп, ләкин нәтиҗә гел бертөрле: корбан булган кеше интернет челтәрендә цифрлы куркынычсызлык кагыйдәләрен белмичә, үз ихтыяры белән җинаятьчеләргә шәхси мәгълүматларын тапшыра. Мондый күңелсез хәлгә юлыкмас өчен, иң киң таралган методларны карап китик һәм саклану чараларын барлыйк.
- Фишинг. Массакүләм социаль челтәрләр, банклардан килгән хәбәрләр кебек күренеп килә торган, яшерен массакүләм электрон хатлар тарату. Шул сылтамага кергәч, кеше үзенең телефон яки компьютерына зарарлы файл кертә яки ялган сайт икәнен белмичә үзенең логин һәм паролен яза. Фишингның популяр методы – банклардан шалтыратулар. Кулланучылар, имештер, нинди дә булса финанс операциясен раслау яки кире кагу өчен операторга конфиденциаль мәгълүматларны үзләре үк хәбәр итәләр. Мондый очракта ничек сакланырга: сайтка керү өчен аны хаттагы сылтама аша түгел, ә браузердан ачыгыз. Шалтыратуларга килгәндә, әгәр шикләнәсез икән, трубканы куегыз һәм оешманың рәсми номерына шалтыратыгыз.
- Кэтфишинг. Бу ысул – кемне дә булса матур тормышка кызыктырып, ышанычын яулап, аның турында мәгълүматны үзеннән алып, ахыр чиктә шантажлау, сату, янауга кайтып кала. Мондый төр мошенниклар бигрәк тә шәхси фотосурәтләр белән әйбәт эшли. Күз явын алырлык чибәр кыз яки Дубайдагы миллионердан мәхәббәтле матур хатлар килү – уйланырга вакыт дигән сүз.
- Җиңел акча эшләү юлы. «Яхшы кешеләр» сиңа аз гына инвестиция ясап, гомер буе акча тамып тора торган схемалар яисә миллионнар эшләп була торган эш тәкъдим итә. Моның өчен башта бераз гына акча кертү яки онлайн-курс сатып алу кирәк, имеш. Чынлыкта исә, бу финанс пирамидалары гына. Исеңдә калдыр, «җиңел акча» беркайда да юк!
- Социаль челтәрләрдәге мәгълүматны куллану. Мошенниклар бары тик сез куйган постларны игътибар белән өйрәнә һәм кирәкле мәгълүматны таба. Гео, дуслар, хештеглар, эш һәм уку урыннары, машина номеры фотолары – шушы вак-төякләр белән генә дә әллә ничекләр эш итеп була. Димәк, социаль челтәрләреңә нәрсә куйганыңны уйлап эшлә.
- Фейк интернет-кибетләр. Мошенниклар арзан бәяле товарлардан торган ялган онлайн-кибет булдыра. Әлбәттә, кешеләр зур ташламаларга кызыгып заказ бирә, ахыр чиктә товарсыз да, акчасыз да кала.
- Бүләкләр оту. Сиңа нинди дә булса приз оттың дигән хат килә, һәм аны алыр өчен я комиссия, я налог өчен түләргә кирәк.
Ә иң гади һәм иң киң таралган алдау ысулы ул – нинди дә булса КОД әйтүне сорау. Социаль челтәрләр, банк һәм маркетплейс приложениелары, Госуслуги кебек сайтларга кергәндә яисә нинди дә булса финанс операцияләре башкарганда өстәмә саклау чарасы буларак, телефон номерына код килә. Бу саннардан башка киләсе адымны ясап булмый. Һәм һәрвакыт шушы саннар белән янәшә «Бу кодны беркемгә дә әйтмәгез!» дигән юллар була. Ләкин күп кеше моңа игътибар да итми. Ә уйлап карасаң шушы гади генә код бик зур проблемалар китереп чыгара ала.
Соңгы арада популярлашкан очрак: телефон операторы, исем-фамилиягез белән эндәшеп, «Сезнең телефон сим-картасы белән куллану вакытыгыз чыга, озынайтырга теләсәгез, хәзер үк телефоныгызга килгән кодны әйтергә кирәк була» яисә банк хезмәткәре булып «Сезнең карталар кемдер кулына эләккән, ахры, саклар өчен хәзер код җибәрәбез, шуны әйтегез әле» дияргә мөмкиннәр. Иң куркынычы, бу кодлар Госуслуги сайтыннан килә дә инде (димәк сезнең аккаунтыгызга керергә тырышалар), һәм сез кодны әйтеп, бөтен тормышыгызны чит кешегә тапшырасыз дигән сүз.
Мошенниклар күп очракта психологик яктан йогынты ясауда бик оста була. Алар сезне ничек тә булса үгетләргә тырыша, ашыктыра, беркемгә дә әйтмәскә өнди, куркыта яисә киресенчә артык ягымлы мөнәсәбәт күрсәтеп, ышанычыгызны яуларга тырыша икән, димәк бу – «кызыл флаглар».
Йомгаклап, цифрлы иминлек кагыйдәләрен туплыйк.
- Беркемгә дә беркайчан да шәхси мәгълүматны әйтергә ярамый. Паспорт һәм башка документлар, банк карталары саннары сезнең үзегездә генә булырга тиеш.
- Телефонга килгән кодларны башка кешегә әйтергә ярамый! Операторлар, банк хезмәткәрләре бервакытта да код яисә башка мәгълүматларны сорап шалтыратмый.
- Банк, социаль челтәрләр һәм башка сайтларга авыррак парольләр куярга кирәк. Кызганыч, бүгенге көндә һаман дла меңләгән кеше 12345 кебек парольләр куллана.
- Икефакторлы аутентификация: пароль белән бергә смс-кодларны да куллану. Ягъни кая да булса керер өчен пароль генә түгел, код белән дә раслау кирәк. Әмма бу ысул телефон үз кулыгызда булганда гына ышанычлы.
- Үзегез кергән сайтларны провайдердан сер итеп калдырасыгыз килсә, VPN кулланыгыз.
- Ниндидер мәгълүматыгыз шик астында дип уйлыйсыз икән, аны булдыра алганча Интернеттан юк итәргә кирәк.
- Кулланмый торган аккаунтларны бетерегез. Үлгән кешеләрнең дә шәхси битләрен торгызып, алар исән чакта сөйләшкән кебек үк язышулар алып бара торган кешеләр бар. Димәк, цифрлы шәхес оригиналдан башка да яши ала.
Фото: Freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев