Логотип Идель
Бу – тема!

ХЫЯЛ МӘКТӘБЕ: ТАНЫЛГАН ТАТАР ШӘХЕСЛӘРЕ НИНДИ УКЫТУЧЫ БУЛЫР ИДЕ?

Татар дөньсында билгеле шәхесләр мәктәптә эшләсә, алар нинди фән укытырлар иде икән? Укытучылар көнендә шул турында хыялланып алырга булдык.

Директор һәм татар теле укытучысы Марат Әхмәтов

Татар теле өчен янып торучы җитәкче. Таләпчән, тик шул ук вакытта мәрхәмәтле. Дәресләрне оештыруда аннан да остарак кеше юк, аның тырышлыгы белән бөтен мәктәп укучысы татар телендә камил сөйләшергә өйрәнеп бетте.

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары – Венера Ганеева

Венера апа сыйныф сәгатьләрен шәп алып бара. «Яратыгыз туган илебезне, яратыгыз туган телебезне...» – дип ул балаларны яхшы уку көненә илһамландыра.

Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ришат Төхвәтуллин

Ришат абый заманында татар телен укыта иде, тик нигәдер рус теленә күчте. Укучылар аның сөйләмендә бераз акцент булуын сизәләр. Шулай да бу укытучы дәресен бик яхшы алып бара.

Тарих укытучысы – Тимур Сөләйманов

Тимур абый яшьләрне башкалардан күбрәк аңлый. Аларның шаяруларыннан көлә, сленг телен белә. Бу укытучы аеруча Татарстан тарихын ярата. Дәрес саен яратып кабатлый торган сүзе – «Кайда гына тусаң да, Татарстанда кирәгең чыгар».

Инглиз теле укытучысы Лилия Хәйруллина

Мәктәптәге иң «модный» укытучы. Дәрескә бер кулына – айфон, икенчесенә капучино тотып керә. Ул әле, инглиз теле укытучыларына хас булганча, яңа декреттан чыкты һәм дәртләнеп эшли башлады гына.

Физика укытучысы Рәдиф Гаташ

Рәдиф абый балаларның яраткан укытучыларының берсе. Дәрестә ул авыр формулаларны, физик законнарны өйрәнүдән тыш балаларга тормышында булган кызыклы хәлләрне сөйли, үз шигырьләрен укый. Рәдиф абыйда мөлаем бабай вайбы бар, шуңа аны яраталар.

Биология укытучысы Марат Яруллин

Фотосинтезны «кояшка үрелеп, кызара чияләр» – дип, үсемлекләргә су сибеп тору кирәклеген «ал чәчкә атты гөлләрең, көн дә сулар сипкәндә» – дип өйрәтә Марат абый. Кыскасы, эшенә иҗади карый.

Башлангыч сыйныф укытучылары «Караш» төркеме

«Караш» төркеме абыйларын балалар үлеп ярата. Алар һәрвакыт балалар белән уйнап алырга, алар белән җырларга, биергә әзерләр. Кыскасы, замана белән бер дулкында алар.

География укытучысы –  Рәдиф Кашапов

Материклар, океаннарны өйрәтүдән тыш Рәдиф абый укучыларны экскурсияләргә йөртергә ярата. Аның белән балалар Иске Татар бистәсен аркылыга-буйга йөреп чыктылар инде.

Музыка Оскар Юнысов (GAUGA)

Дәресләргә үз гитарасы белән йөрүче укытучы. Аның дәресләрендә балалар «Ай-былбылым»ны гына түгел, ә «Чемоданыңны җый, мин сине куам» дип тә җырлыйлар. Мәктәп подвалында оешкан рок төркем дә – аның кул эше дигән сүзләр йөри.

Физкультура укытучысы Данир Сабиров

Данир абый гади физкультура укытучылары кебек балаларның тирләп-пешеп йөгергәнен карап тормый, ә алар белән бергә йөгерә. Ул уйлап чыгарган анекдотлар укучылар арасында телдән-телгә күчеп йөри. Өстәвенә, дәресләрдән тыш бию түгәрәген дә алып бара ул.

Информатика укытучысы –  Җәвит Шакиров

Яшенә карамастан, Җәвит абый компьютерларда «шарит». Аның иң яраткан шөгыле – укучылардан кроссворд төзеттерү һәм аларны чиштерү.

Технология укытучысы – Салават Фәтхетдинов

Бу укытучы тырышлыгы белән мәктәп бакчасында 10 ел чәчәк атмаган алмагач алма бирә башлады, ә карлыган үстерү буенча мәктәп абсолют лидер булды. Технология дәресен укучылар аеруча яраталар, чөнки Салават абый мәктәп бакчасында гына казынмый, ә балаларны үзенә кунакка алып барып, терлекләре белән дә таныштыра.

Завхоз Фирдүс Тямаев

Фирдүс абый үзен нишләптер колхозник дип йөртә. Бу мишәр абыйсы бөтен мәктәпне тәртиптә һәм чисталыкта тота. Балаларны һәм коллективны да ул бик хөрмәт итә – һәрдаим «Я вас просто люблю» дип әйтеп тора.

Педагог оештыручы – Гөлназ Сәфәрова

Беренче сентябрь бәйрәмен үткәрергәме, көзге бал оештырыргамы – моны Гөлназ ападан да шәбрәк эшләп чыга алырдай кеше юк. Микрофонын сәхнәгә тотып чыга да, бөтен мәктәп өчен бәйрәм ясый ул. Өстәвенә, аның тырышлыгы белән тәнәфесләрдә «Татар радиосы» яңгырый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев