Логотип Идель
Бу – тема!

«КАЗАН ТАВЫШЛАРЫ»: МЭРИЯ БАЛКОНЫНДА ТЕАТРАЛЬЛӘШКӘН ПЕРФОРМАНС УЗДЫ

27 август кичендә  Казан мэриясенең балконы театр сәхнәсенә әверелде. Аның сәбәбе –  «Казан тавышлары» дип исемләнгән театральләштерелгән перформанс. Видео-мэппинг-шоуны, шигырьләрне, җырларны, яраткан артистларны күрер һәм ишетер өчен шактый тамашачы җыелган иде.

Тамашаның төп герое Казанда инде 300 елдан артык гомер кичерүче бер карт. Ул «Балкон – фатир я урамның бер өлешеме, чүп-чар җыелып ята торган урынмы яки илһам туа торган җирме?» – соравына җавап эзли. Балконын җыештырган вакытта ул китаплар, шагыйрьләр кичәсенә билет, төрле предметларга тап була, күршеләре белән аралаша, фикерләре белән уртаклаша. Төп рольдә Татарстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллин иде.  

Балкон хужасы белән бергә Г.Камал, В.Качалов, К.Тинчурин, Г.Кариев театрларының әйдәп баручы артистлары татар һәм рус телләрендә шигырьләр укыды, талантлы җырчылар һәм музыкантлар музыкаль әсәрләр башкарды. Артистларның чыгышы  видео-мэппинг-шоу белән бергә үрелеп барды: мэриянең диварында төрле төстәге рәсемнәр, язулар, Казан күренешләре, шигырь юллары үрелеп барып үзенә аерым бер тамашага әйләнде. Артистларның чыгышлары нинди кәефтә, нәрсәгә багышланган булуына карап, рәсемнәр дә үзгәреп торды.

Перформанс Софья Гобәйдуллинаның Заманча музыка үзәге оркестры (аның  сәнгать җитәкчесе һәм оркестр дирижеры – Татарстанның атказанган артисты Анна Гулишамбарова) чыгышы белән башланып китте. Тамашачылар өчен дөньяга танылган әсәрләр башкарылды.

Чарада Татарстанның халык артистлары Искәндәр Хәйруллин, Илья Славутский, Елена Ряшина, Татарстанның атказанган артистлары Рамил Вәҗиев, Ирек Хафизов, Ләйсән Фәйзуллина, Качалов театры артистлары Павел Лазарев, Алена Козлова, Тинчурин театры артистлары Резедә Сәләхова, Артем Пискунов, Камал театры артисты Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Кариев театры артисты Булат Гатауллин, Казан яшь тамашачы театры артисты Илфат Садыйков чыгыш ясады.

Шулай ук кичәдә Игорь Горчаков,  саксофончы Муса Маликов, Татарстанның атказанган артисты Алинә Шәрипҗанова, Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры хоры артисты Иркен Мостафин, яшь җырчылар Игнат Изотов, Зәринә Хәсәншина, Илгиз Мөхетдинов катнаштылар. Ә перформансның көтеп алынган  кунагы – Россия театр һәм кино артисты Екатерина Климова иде. Ул Роберт Рождественскийның «Хатын-кыз монологы»н укыды.

Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, , «балконда шигырьләр» форматындагы беренче театральләштерелгән перформанс узган елның 30 августында – шәһәр һәм Республика көнендә узган иде. Проектны шулай ук Казан Мэриясе гамәлгә ашырды. 

Фото авторы: Денис Гордийко 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев