Логотип Идель
Бу – тема!

КАЙСЫ РИЗЫКЛАРДАН БӨТЕНЛӘЙГӘ БАШ ТАРТУ ЯХШЫ?

Кеше сәламәтлеге турыдан-туры туклануга бәйле булу беребез өчен дә сер түгел. Организмның эшчәнлеге бозылмасын өчен, дөрес һәм зыяны булмаган ризыклар ашау кирәк. Кайсы ризыклардан бөтенләйгә баш тарты яхшы? Бу турыда язмадан укып белә аласың.

Газлы эчемлекләр

Газлы суларда шикәр һәм башка тәмләткечләр күп. Кайбер тәмләткечләр, әйтик, кукуруз сиробы нерв системасы авыруларына һәм шикәр чиренә китерә. Газлы эчемлекләр организмнан кальцийне чыгара, сөякләрнең һәм тешләрнең зәгыйфьләнүенә китерә.

Ярымфабрикатлар

Туңдырылган ярымфабрикатлар тиз пешерелә, әмма аларда углевод һәм майлар күп. Бу исә холестерин дәрәҗәсенең күтәрә. Мондый кәтлит, пилмәннәрдә яхшы сыйфатлы ит бик аз күләмдә кулланыла.  

Попкорн, чипсы – кабымлыклар

Табиблар әлеге ашамлыкларны эчәк, ашказаны авырулары, шулай ук матдәләр алмашы проблемалары булган кешеләргә ашарга киңәш итми. Аларга канцерогеннар сеңдерелгән, димәк, мондый ризыклар зыяннан башка нәрсә китерә алмый. Әгәр дә инде бик тә чипсылардан баш тарта алмасагыз, аларны өйдә бәрәңге һәм сыйфатлы май кулланып әзерләргә була.

Казылык, сарделька һ.б. охшаш ризыклар

Капкалау өчен уңайлы вариант, ләкин, кызганычка каршы, бөтенләй дә файдалы түгел. Аларда ит бик аз, калганы – химик элементлар һәм аксым стабилизаторлары белән май. Бу өстәмәләр казылыкларны тәмле итә.

Фастфуд

Фастфуд тәмле дә соң, зыяны шактый зур шул. Монысын инде без әйтмәсәк тә, беләсез. «Бәрәңге фри», бургер һәм роллдан артык килограммнар тиз җыела, чөнки тиз углеводлар аркасында организм физик яктан бу калорияләрне эшкәртеп җитешә алмый. Шулай ук бу ризыкларга бәйлелекне формалаштыручы тәмләткечләр һәм тәм көчәйткечләр кушыла. Кыскасы, беребез дә бөтенләй үк фастфудтан баш тарта алмаячак. Айга бер дә бургерлар белән кәеф күтәрмичә булмас. Тик тырышып карарга кирәк. 

Майонез

Майонезлы пилмәннәр бигрәк тәмле инде, ә! Ләкин аңа үсемлек мае, шулай ук шикәр күп салына. Майонезның кайбер төрләренә бавырның һәм ашказанының эшчәнлеген бозучы матдәләр дә кушалар. Каймакка алыштырабызмы соң әллә?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев