Логотип Идель
Бу – тема!

ҖӘЕН ТОРМЫШКА АШЫРА ТОРГАН 26 МАВЫКТЫРГЫЧ ИДЕЯ

Тәк, тәк, җәйнең иң кызу, иң рәхәт көннәре җитте. Ни дисәң дә, җәй җәй инде. Шуңа елга бер генә килә бит ул. Шушы айларны заяга уздырмас өчен, сезгә кызыклы һәм үзенчәлекле идеяләр тәкъдим итәбез.

  1. Киләчәккә хат язабыз. Язасың килмәсә, видео да төшерергә була.
  2. Картина ясыйбыз.
  3. Шигырь ятлыйбыз.
  4. Кечкенә чактагы фотоны табабыз һәм нәкъ шул ук фотоны кабатлап яңадан төшәбез.
  5. Гаиләнең шәҗәрәсен төзибез.
  6. Берәр нинди эксперимент ясыйбыз яки тәҗрибә уздырабыз.
  7. Үзең аңламаган бер теманы аңларга тырышабыз.
  8. Яшәгән җиребезне яхшылап җыештырабыз. Артык әйберне ташлыйбыз яки кемгә дә булса бирәбез.
  9. Рубик кубигы җыярга өйрәнәбез.
  10. Бер көнгә Интернеттан һәм телефоннан баш тартабыз.
  11. Кыска хикәя язып карыйбыз.
  12. Дуслар белән пикникка чыгабыз.
  13. Плейлистны яңартабыз.
  14. Интернеттан берәр рецепт табып, тәмле әйбер пешереп карыйбыз.
  15. Берәр фильм яки китап турында үз фикерләреңне язып социаль челтәрләргә эләбез.
  16. Төнге күккә карап йолдызлар саныйбыз.
  17. Истәлекле фотоларны чыгартабыз.
  18. Дисней мультфильмнары карыйбыз.
  19. Морзе әлифбасын өйрәнәбез.
  20. Туганнарга барып, алардан  яшьлектәге истәлекле хатирәләрен сөйләтәбез.
  21. Телефонны чистартабыз.
  22. Укыйсы китаплар һәм карыйсы фильмнар исемлеген төзибез.
  23. Велосипедта йөрибез.
  24. Туганнар, дуслар белән фотосессия ясыйбыз.
  25. Балык тотарга барабыз.
  26. Өстәл уеннары (шашка, шахмат, лото) уйныйбыз.

Матур җәйләр сиңа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев