Логотип Идель
Бу – тема!

ЕЛГА НӘТИҖӘЛӘРНЕ НИЧЕК ЯСАРГА? 5 КИҢӘШ

Чираттагы ел ахырына якынлаша. Бу чорда күп кеше узып баручы елга нәтиҗәләр ясарга ярата. Ниләр булды? Нәрсәләр үзгәрде? Бу сорауларга җавап бирү, елга нәтиҗәләр ясау бик файдалы. Бу эшне дөрес итеп ничек эшләргә соң? Хәзер сөйлибез.

1. Ел дәвамында ирешкән уңышлар исемлеген язабыз.

Күп кеше быел тормышыңда ниләр булды, дип сорагач, күбесенчә күңелсез хәлләрне искә ала. Әмма утырып уйлап карасаң, күңелле вакыйгалар да шактый җыела. Кәгазь белән каләм алып, бөтен җиңүләрегезне дә (кечкенәсен дә, зурысын да) язып чыгыгыз. Бу яңа белемнәр дә, яңа чараларда катнашу да була ала.

2. Вакытыгызны нәрсәгә багышлаганыгызны ачыклагыз.

Кемдер эшләгән дә эшләгән, кемдер яңа һөнәрләргә өйрәнгән, ә кемдер ятып торуны кулайрак күргән. Уйлап карагыз: вакытыгызны күбесенчә нәрсәгә багышладыгыз?

3. Киләсе елга максатлар куегыз.

Башыгызга нәрсә килә – шуны языгыз. Миннән булмый, диярлекләрен дә. Хыялланыгыз!

4. Гафу сорагыз.

Яңа елны үпкәләр белән каршы аласы килми. Кемнедер үпкәләткән кебек тоелса, алардан гафу сорагыз. Бу бик мөһим.

5. Үзегезгә хат языгыз.

Әйе, нәкъ шулай. Борчуларыгызны, планнарыгызны, уйларыгызны кәгазьгә төшерегез. Яңа елда нәрсәләргә ирешергә телисез? Аны да языгыз. Языгыз да, конвертка салыгыз һәм ябыштырып куегыз. Аны бер ел үткәч ачып укыйсы булачак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев