Логотип Идель
Бу – тема!

БӨТЕНРОССИЯ АВЫЛ САБАНТУЕ-2022: 84 ГЕКТАР ҖИРДӘГЕ ТАТАРЛЫК РУХЫ

2нче июль көнне Мордовия Республикасының Ләмбрә районы Аксён авылында XII Бөтенроссия авыл Сабантуе гөрләде. 84 гектарлык мәйданга илебезнең төрле почмакларыннан милләттәшләребез җыелды. Бәйрәм, Бөтенроссия форматына хас булганча, бик масштаблы һәм мавыктыргыч узды.

Сабантуй бәйрәм итү инде 1нче июль көнне үк башланды. Ләмбрәнең үзендә Татарстан Республикасы сәнгать эшлеклеләре авыл халкы һәм барлык җыелган кунаклар өчен концерт куйдылар. Чарада Татарстанның танылган артистлары һәм җыр-бию ансамбльләре чыгыш ясады. Алар арасында Айдар Галимов, Зәйнәб Фәрхетдинова, Сәидә Мөхәммәтҗанова, Рөстәм Закиров, «Казан», «Бәрмәнчек», «Агыйдел», Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбльләре һәм башка иҗат әһелләре бар иде. Кичә «Мин яратам сине, Татарстан!» җыры һәм зур салют белән тәмамланды. «Мондый зур тамашаны күргән булмады», – дип сокланып калды авыл халкы.

 

 

Саранск шәһәреннән 20 чакрым ераклыкта урнашкан зур татар авылы Аксён – Бөтенроссия авыл Сабантуеның төп урыны булды. Бирегә илнең 30 дан артык регионыннан милләттәшләребез җыелды. Сабантуй территориясенә керү белән кунакларны Этноавыл дип аталган мәйданчык каршы алды. Биредә Мордовиянең барлык районнарына гына хас булган өй алды күренешләрен күрсәттеләр. Һәрбер район башкасыннан аерылып тора. Кайсыдыр җирлектә матрешкалар бизәсәләр, икенчесендә розалар үстерәләр, өченчеләре агач эшкәртү белән шөгыльләнәләр. Кыскасы, Мордовия халкы бик тырыш халык дигән тәэсир калды.

Бәйрәмгә шулай ук Татарстаннан да кәсепчеләр (ремеслинники) килгәннәр иде. Ә Кукмара районы кунаклары, районның барлык үзенчәлекләрен күрсәткән Татар авылы мәйданчыгын тәкъдим итте. Сүз уңаеннан, Кукмара районы Бөтенроссия авыл Сабантуен уздырырга үзеннән бик күп көч керткән, шуның өчен дә район башлыгы Сергей Димитриев Мордовия Республикасы башлыгыннан рәхмәт хатына лаеклы булды.

Сабантуйның мәйданы уңайлык өчен берничә мәйданчыкларга бүленгән иде. Алар:

- Спорт мәйданы. Биредә традицион Сабантуй уеннары һәм бәйрәмнең төп ярышы – көрәш узды.

- Фестивальләр мәйданы. Бу мәйданчыкның сәхнәсендә җыр һәм бию батллары узды һәм үзешчән артистларның чыгышлары яңгырады.

- Ашау мәйданчыгы.

- Ипподром. Биредә бәйрәмнең иң мавыктыргыч ярышы – ат чабышы узды. Илебезнең көчле спортчылары беренчелек өчен көрәштеләр. Нәтиҗәдә, беренче урынны һәм ярышның төп бүләген – җиңел машинаны Буа районыннан Илсур Галимҗанов һәм аның аты Вернблум яуладылар.

Сабантуеның ачылу тантанасы һәм концерт төп сәхнәдә узды. Ачылу тантанасында Татарстанның һәм Мордовиянең иҗади коллективлары һәм артистлары катнашты. Бәйрәм театральләштерелгән тамаша форматында узды. Биредә Болгар Дәүләтенең Ислам динен кабул итүгә 1100 еллыгы да, Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгы да, Сабантуйның татарларның иң төп бәйрәм булуы да, Мордовия һәм аның халкы үзенчәлекләре дә күрсәтелде. Бәйрәм концерт белән дәвам итте.

 

 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Мордовия Республикасы башлыгы Артем Здунов һәм UFC тарихындагы беренче татар  көрәшчесе, тумышы белән Мордовиядән булан Ринат Фәхретдинов Сабантуйның иң көтеп алынган кунаклары булды. Сабантуй байрагын да нәкъ менә Ринат Фәхретдинов күтәрде.

Бәйрәмнең төп ярышы – көрәшнең нәтиҗәләренә күчик. Сабантуеның абсолют батыры исеме өчен Булат Мусин белән Раил Нургалиев көрәштеләр. Булат — 100 кг да чемпион, ә Раил — абсолют авырлыкта җиңүче. Абсолют батыр булып Раил Нургалиев калды. Ул «Лада Гранта» машинасын, тәкәне һәм Сочи курортына ике атналык юлламаны отты.

 

 

Нәтиҗәләр ясасак, Бөтенроссия авыл Сабантуе масштаблы һәм, чыннан да, бик мавыктыргыч узды. Кайбер кунаклар билгеләвенчә,  масштаблыгы һәм оештырылуы белән ул хәтта Ульяновск шәһәрендәге Федераль Сабантуен да узган. Анысы нигә икәне аңлашыла: мәйдан бер секундка да тынмады, җыр-биюләр өзелмәде, ә бәйрәм рухы һәм кәефе һәр тарафта сизелеп торды. Мордовия халкы бу бәйрәмгә, чыннан да, бик нык әзерләнгән. Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезнең татарлыкны, гореф-гадәтләрне, бәйрәмне онытмавы, аларны хөрмәт итү һәм яшь буынга тапшыру бик куандыра.

Оештыручылар билгеләвенчә, киләсе елга Бөтенроссия авыл Сабантуе Астрахань өлкәсендә узачак.

 

Фотолар: Салават Камалетдинов, "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев