Логотип Идель
Бу – тема!

БЕЗНЕҢ ТОРМЫШЫБЫЗДА ИҢ КЫЙММӘТЛЕ ӘЙБЕРЛӘР

Безнең тормышыбыз вак, кечкенә сөенечле мизгелләрдән тора. Һәм шул кечкенә сөенечләрдән зур бәхет җыела да инде, аларга игътибар итә белергә генә кирәк. Менә алар...

1. Телефоннан якын кешеңнең тавышын ишетә алу. Аның сулышын тою, көлүен ишетү... Моннан да кадерлерәк ни бар? Тагын да рәхәте – якын кешең белән-күз очрашу.

2. Дөньяны яхшырак һәм матуррак итү. Үзеңне кирәкле һәм файдалы итеп тоюдан да кадерлерәк тагын нәрсә бар?

3. Сәламәтлек. Нәрсә-нәрсә, әмма аннан  башка тормыш юк та юк. Сәламәтлек – зур байлык, дип юкка гына әйтмиләрдер.

4. Көлү. Олы кешеләр көненә нибары 5 тапкыр көлә, ә балалар...300 тапкыр! Кешеләр көлсен өчен без аларга акча бирә алмыйбыз, ә  менә көлдерә алабыз!

5. Эмоцияләр. Алар безнең тормышны яктырак, матуррак, күңеллерәк итә.

6. Үзеңнән соң бу тормышта нәрсә дә булса калдыру. Син киткәч тә, бу дөньяда синең балаларың, синең эшең, синең иҗатын калачагын аңлау – бик рәхәт.

7. Хатирәләр. Кеченә чактагы мизгелләрне искә төшерү ничек күңелле, килешәсезме? Әнә шундый кадерле хатирәләрне күбрәк итеп булдырыйк.

8. Дуслык. Яныңда ярдәм итәргә әзер торган, шатлыклы һәм борчулы мизгелләрне бергә уздыра алырдай кешеләрең барлыгын тою шәп бит?

9. Хобби. Вакытыңны яраткан, сиңа ләззәт бирә торган эшкә багышлау һәрчак рәхәтлек бирә.

10. Син. Кеше – ул тәҗрибә, белем, хис-кичерешләр сандыгы. Без кешеләрне елмайта, көлдерә алабыз. Аларга шатлык бүләк итә һәм авыр чакларында ярдәм кулы суза алабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев